Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин:«Сайлаучыларның лаеклы бәясен алырбыз дип уйлыйм»

Фәрит Мөхәммәтшин:«Сайлаучыларның лаеклы бәясен алырбыз дип уйлыйм»

Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин Казанның Вахитов районындагы 116нчы лицей базасында оештырылган 43нче участокта алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауда тавыш бирде.

Залга кергәч, ул участок сайлау комиссияләре әгъзалары, күзәтүчеләрне сәламләде. Тавыш биргәннән соң, журналистлар белән аралашты. «Кәеф яхшы, көн бик матур. Биредә бик күп машиналар күрәм, кешеләр сайлау участогына оешкан төстә килә. Иртәнге 7дә 2811 сайлау участогының барысы да ачылып, эшкә керешүе билгеле булды», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул сайлау участокларында төрле сәяси партияләрдән күзәтүчеләр эшләвен билгеләп үтте.

«Татарстанда тавыш бирү уңышлы гына узар һәм без сайлаучыларның лаеклы бәясен алырбыз дип уйлыйм», - диде парламент башлыгы.

43нче участок сайлау комиссиясе сәркатибе Гөлназ Хөснетдинова әйтүенчә, әлеге сайлау участогына барлыгы 2277 кеше беркетелгән.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

«Pro-культуру»
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2019 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.