Председатель Государственного Совета

Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оешуга 80 ел тулу уңаеннан котлады

Фәрит Мөхәммәтшин Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оешуга 80 ел тулу уңаеннан котлады

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оешуга 80 ел тулу уңаеннан тантаналы утырышта ведомствоның төп эшчәнлеге татар телен яклау дип белдерде.

“Татарстан һәм Россия өчен институт юбилее әһәмиятле вакыйга. Без бер мәдәниятне, бер телне дә капма-каршы куймыйбыз. Татарстанда фәнни алым ихтирамлы һәм тигез хокуклы. Әмма татар теле һәм аның мәдәнияте өчен көрәш институтта төп урынны алып тора. Язма мирас күп сынаулар аша узган, әмма иҗтимагый-сәяси вазгыятьтә институт хезмәткәрләре фәнни эзләнүләрен туктатмый, татар милләте өчен җан ата”, - ди ул.

Дәүләт Советы рәисе хәзерге татар теле торышының тарихы буенча фундаменталь тикшеренүләр үткәрүнең җиңел мәсьәлә түгеллеген әйтте. “Шулай ук әдәбият, археография, фольклор, театр һәм музыка сәнгатьләре, милли белем бирүнең теоретик сораулары – болар барысы да галимнәрне зур дискуссиягә этәрә”, - диде ул.

"Глобальшәшү заманында гуманитарий булу кыен. Тел, әдәбият һәм сәнгать һәрвакытта да булган һәм булачак. Миңа калса, филологлар һәм әдәбият белгечләре иң авыр сорауларга җавап таба белә. Сезнең тикшеренүләрегез, Татарстанда тел сәясәте формалаштыру – төп эшегез. Институт эшчәнлеге республиканың мәдәни тарихы", - диде Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

“Монда төрле илләрдән иллегә якын фән кешесе килде, шуңа күрә бүгенге сөйләшүебез фәннең бүгенгесе һәм киләчәге турында да бара. Быел институт тарафыннан тантаналы чара өчен махсус китаплар әзерләнде. Анда институтның тарихы, галимнәрне һәм фәнни өлкә казанышлары турында мәгълүмат бар. Горурлык белән әйтә алам, татар гуманитар фәненең традициясен, татар халкы мәдәниятен тагын да яхшыртты”, - диде институт директоры Ким Миңнуллин.

Дәүләт Советы рәисе институт алдында тормыш өчен мөһим мәсьәләләрне хәл итү торуын искәртте. “Болар арасында татар теле һәм мәдәниятенең глобальләшүе үсеше, милли бердәмлекне саклау бар. Аңлыйм, сезнең академия – югары дәрәҗәдәге фән. Әмма урта белем бирү мәктәпләрендә татар телен өйрәнүнең яңа методикасын эшләү сезнең тарафтан башкарыла”, - диде ул.

“Соңгы елларның тәҗрибәсе күрсәтте: татарларга һәм башка милләт кешеләренә бер үк вакытта һәм бер үк күләмдә фонетика, морфология һәм синтаксисны тирәнтен өйрәтү уңышка китермәде. Без сезгә мөрәҗәгать иттек. Татар телендә башка милләт кешеләрен сөйләшергә өйрәтерлек итеп дәреслекләр төзү – якын киләчәктәге бурыч”, - диде рәис.

“Мин, Татарстан Парламенты депутаты буларак, татар халыкларының үзенчәлекләрен дә саклап, белемнәр белән тәэмин итүегезне көтәм. Без шуның аша күп милләтле мәдәниятне һәм тынычлыкны саклауда алга таба хәрәкәт итәчәкбез”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

ТР Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты ТАССР Совнаркомы карары нигезендә 1939 елның 23 августында оештырыла. Институтта татар теле, әдәбияты, халык авыз иҗаты, театр, рәсем, музыка сәнгате өйрәнелә.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары



Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2019 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.