Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин: "Яңа чакырылыш республика парламентында «яңа йөзләр кирәк, шул ук вакытта, булган традицияләр дә сакланырга тиеш"

Фәрит Мөхәммәтшин: "Яңа чакырылыш республика парламентында «яңа йөзләр кирәк, шул ук вакытта, булган традицияләр дә сакланырга тиеш"

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашында алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе узды.

Фәрит Мөхәммәтшин "Бердәм Россия" партиясенә карата ышанычлары өчен республика халкына рәхмәт белдерде. "Бердәм Россия" партиясе өчен сайлаучыларның 72 проценттан артыгы тавыш бирде.

Татарстанда 2,94 миллион  сайлаучы теркәлгән булып, тавыш бирүдә  2,06 миллион  татарстанлы катнашты. Республика буенча ул 70,1 процент тәшкил итә. Бу ил буенча курсәткечтән шактый югары (41,2 процент). 49 меңләп яшь кеше беренче тапкыр тавыш бирде.

«Бердәм Россия» партиясе татарстанлылардан сайлау кампаниясе барышында җыелган гозерләрне үтәү буенча программа әзерләячәк. Аларның күпмедер өлешен үтәү өчен инде 2020 елда ук акча бүлеп биреләчәк, дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. 

«Безнең алда 8 меңнән артык гозер, тәкъдим, үтенечне анализлау бурычы тора, бу эш башланды инде. Бер мөрәҗәгать тә игътибардан читтә калмаячак. Без сайлаучыларның гозерләрен үтәү буенча программа әзерләп, аны Татарстан Президенты һәм Республика Хөкүмәтенә тапшырачакбыз», - диде ул.

«Республика халкы белән очрашуларда җиткерелгән тәкъдимнәр, гозерләрне бюджетны һәм 2020 елда республика үсешенең фаразланган планын үтәү барышында исәпкә алып булсын өчен, моны 2020 елгы бюджет проектын әзерләгән вакытта ук эшләргә тырышачакбыз», - диде парламент башлыгы.

Парламентның яңа составына килгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин җыелган тавыш "Бердәм Россия" партиясенә  якынча 44 депутат урынына өметләнергә  нигез булып тора, дигән фикердә. Парламентта бердәмроссиялеләр яртылаш яңара, диде парламент башлыгы. КПРФ фракциясенең саны арта, узган чакырылышта алар 3 депутат булсалар, бу чакырылышта – 6 депутат.

Бермандатлы округларда 47 депутат "Бердәм Россия" партиясеннән яисә аның тарафдарларыннан сайланган, шулай ук ЛДПР, «Партия Роста» һәм «Справедливая Россия» партияләреннән дә берәр депутат узган.

Парламент башлыгы һәм аның урынбасарлары вазифаларына тәкъдим итү турындагы сораулар 14 сентябрьдә "Бердәм Россия"нең Татарстан бүлеге конференциясендә каралачак. Тулаем алганда, республика парламенты әлеге мәсьәләне Дәүләт Советының беренче утырышында, ул 20 сентябрьдә узар дип көтелә, тавыш бирү юлы белән хәл итәчәк.

Парламентның яңаруы яңа чакырылыш депутатлар корпусының активлыгында уңай чагылыш табачак, дип белдерде  Фәрит Мөхәммәтшин.

«Очрашулар вакытында без халыкның парламентны яңартырга, анда яшь һәм актив кешеләр күрергә теләвен тойдык. Партия исемлегендә гамәлдәге состав 50 процентка диярлек яңарды, - диде Дәүләт Советы Рәисе. - Бу яңа чакырылыш депутатлар корпусының активлыгында уңай чагылыш табачак. Мин бу күренешне уңай дип саныйм».

Фәрит Мөхәммәтшин искәрткәнчә, яңа чакырылыш республика парламентында «яңа йөзләр кирәк, шул ук вакытта, булган традицияләр дә сакланырга тиеш. «Традицияләр дигәндә, бай тормыш тәҗрибәсенә һәм парламент эшчәнлегендә һөнәри күнекмәләргә ия депутатлар хакында сүз бара», - дип искәртте ул.

"Татар-информ" МА язмасына нигезләп Дәүләт Советы матбугат хезмәте,

Андрей Данилов фотолары





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Гаилә фотоальбомы
Хатыны Луиза Әкрәм кызы белән
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.