Председатель Государственного Совета

Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин Зиннәтулла Билалетдиновка "Ватан алдындагы казанышлар өчен" IV дәрәҗәдә орден тапшырды

Фәрит Мөхәммәтшин Зиннәтулла Билалетдиновка "Ватан алдындагы казанышлар өчен" IV дәрәҗәдә орден тапшырды

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Ак Барс" командасының беренче өйдәге матчында булды. “Ак Барс” Казан бозында Магнитогорск шәһәренең “Металлург” командасын кабул итте. Уен башланырдан элек Татарстан парламенты башлыгы "Ак барс"ның элекке баш тренеры Зиннәтулла Билалетдиновка "Ватан алдындагы казанышлар өчен" IV дәрәҗә орден тапшырды.

Зиннәтулла  Билалетдинов "Ак Барс"ны  2004 елдан  2019 елга кадәр шөгыльләндерде. Әлеге тренер җитәкчелегендә Татарстан командасы өч тапкыр Гагарин кубогын яулады  (2009, 2010, 2018). Быел яз аенда ул үзенең китүе турында белдерде.

Тантана Зиннәтулла  Билалетдиновның исем, фамилиясе язылган әләм күтәрелеп башланды.

Парламент башлыгы "Ак Барс" командасы тарихында һәрвакыт искиткеч спортчылар һәм остазлар эшләвен әйтте. Ул 1997 - 2004 елларда  хоккей клубы Президенты булган Юрий Моисеевны, Владимир Вуйтекны һәм республикада  хоккей үсшенә зур өлеш керткән  башка спортсменнарны искә алды. Зиннәтулла  Билалетдинов, диде Дәүләт Советы Рәисе, республикада гына түгел бәлки ил күләмендә хоккей үсешенә зур өлеш кертте, 15 ел дәвамында команданы җиңүгә алып барды.

РФ  Президенты  Указы нигезендә физик культураны һәм спортны үстерүгә керткән күпьеллык  намуслы хезмәте  өчен Зиннәтулла  Билалетдинов  "Ватан алдындагы казанышлар өчен" IV дәрәҗәдә орден белән бүләкләнде. Аңа бүләкне Татарстан парламенты башлыгы тапшырды.

Республика җитәкчелеге исеменнән Фәрит Мөхәммәтшин җанатарларны һәм уенчыларны  чираттагы сезон башлану белән тәбрик итте.

 «Татарстанда хоккейны аеруча яраталар. Без  спортның әлеге төрен үстерүгә барлык шартларны тудырырга тырышабыз», –  диде ул һәм «Татнефть» компаниясенә,  шул исәптән  үсмерләр һәм яшьләр хоккеен үстерүгә керткән өлешләре өчен, зур рәхмәт әйтте.

Фәрит Мөхәммәтшин "Ак Барс"ның яңа баш тренеры яңа җиңүләргә ирешерлек көчле команда туплар дигән ышаныч белдерде.   

Зиннәтулла Билалетдинов  җанатарларга һәм бергә эшләгән кешеләргә рәхмәтен җиткерде. “Мин үземне бәхетле тренер дип саныйм, чөнки миндә хоккейга тугры булган, намуслы һәм хоккей даны өчен уйнаган шәп егетләр булды, мин аларга рәхмәтемне белдерәм”, - диде ул. Билалетдинов унбиш ел үз җитәкчелегендә булган командага уңышлар һәм җиңүләр теләде.

Тантанада "Ак барс" хоккей клубы һәм Татарстанның Хоккей федерациясе  президенты,  «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Маганов катнашты.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары



Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.