Председатель Государственного Совета

Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин яңа чакырылыш Дәүләт Советы Рәисе вазифасына тәкъдим ителде

Фәрит Мөхәммәтшин яңа чакырылыш Дәүләт Советы Рәисе вазифасына тәкъдим ителде

Казанда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең 30нчы конференциясе узды. Анда яшерен тавыш бирү юлы белән Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин алтынчы чакырылыш республика парламенты җитәкчесе вазифасына тәкъдим ителде.

Көн тәртибенә дүрт мәсьәлә кертелгән иде. Татарстан парламенты башлыгы, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына  депутатлар сайлау кампаниясе нәтиҗәләре белән таныштырды.

8 сентябрьдә узган сайлауларда сайлаучылар исемлегенә кертелгән өч миллион тирәсе кешенең 2,06 млн. татарстанлы сайлауда катнашкан. Республика буенча караганда, 70,1%  дигән сүз – бу илкүләм күрсәткечтән шактый югары.

«Бу күрсәткечне сәяси көндәшлек шартларында җәмәгатьчелек тарафыннан  югары хакимият органын формалаштыруга карата кызыксынучан мөнәсәбәт дип бәялибез», – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. Сайлауларда 47 сәяси партиянең  унбере катнашкан.

«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре билгеләп үткәнчә, сайлауда катнашучыларның 72,4%ы  әлеге партиядән булган кандидатлар өчен тавыш биргән. Бермандатлы округлардан сайланучыларны да исәпкә алсаң, партия алтынчы чакырылыш Дәүләт Советында  конституцион күпчелекне саклап калган.

Фәрит Мөхәммәтшин партиядәшләрен һәм партия тарафдарларын "Бердәм Россия"нең җиңүе белән тәбрик итте һәм бу эштә катнашучыларга рәхмәт белдерде.

«Сайлаулар алдыннан үз алдыбызга куйган бурычны – республика парламентына әзерлекле, абруйлы кандидатлар китерү  бурычын без уңышлы башкарып чыктык», – диде ул.

Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, сайлау кампаниясе барышында "Бердәм Россия" партиясе әгъзалары халык белән турыдан-туры очрашып сөйләшүне максат итеп куйган. Барлыгы 5,7 мең чара узырылып, аның 1,3 меңнән артыграгы төрле нисбәттә очрашулар булган.

«Хәзер инде мондый алымга сайлаучылар үз бәясен бирде дип әйтергә мөмкин, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Халык белән меңләгән очрашу үткәрелде. Әлеге очрашулар вакытында казанышлар хакында гына түгел, ә хәл ителергә тиешле проблемалар турында да ачыктан-ачык сөйләшү булды».

 Парламент башлыгы искәрткәнчә, шул исәптән муниципаль дәрәҗәдә дә, күпсанлы гозерләр җыелган. «Минем депутат» онлайн-сервисына 8,6 меңгә якын мөрәҗәгать килгән, шуларның яртысы – казанлылардан. «Әлеге сервис безнең депутатларның сайлаучылар каршында хисап тотуы һәм даими элемтә булдыру өчен даими платформага әверелер дип уйлыйбыз», - диде ул.

 Хәзер партиянең Татарстан төбәк бүлеге алдында  сайлау алды программаларын тормыш ашыру,  республиканы социаль-икътисади үстерүдә өстенлекле юнәлешләрне билгеләүгә гражданнарны мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү, халыктан  килгән тәкъдимнәрне яклау  бурычы тора.

Фәрит Мөхәммәтшин  парламетта "Бердәм Россия" фракциясе оештырылуын һәм аның җитәкчесе итеп  Юрий Камалтынов сайлануын хәбәр итте.

Көн тәртибенең  дүртенче соравы  ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифасына кандидатура турында иде. Лаеш районы башлыгы  Михаил Афанасьев Фәрит Мөхәммәтшин кандидатурасын тәкъдим итте. Аннан тыш Спас районы башлыгы Камил Нугаев кандидатурасы да чыгарылды.

Конференция делегатлары күпчелек тавыш белән Фәрит Мөхәммәтшин кандидатурасын яклады.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары



Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.