Председатель Государственного Совета

Яңалыклар

Дәүләт Советы утырышы алдыннан яңа парламент депутатлары вәкилләре сайланды

Дәүләт Советы утырышы алдыннан яңа парламент депутатлары вәкилләре сайланды

Парламентның беренче утырышына кертелә торган мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен Дәүләт Советы депутатлары вәкилләренең киңәшмәсе узачак. Киңәшмә үткәрү өчен Татарстанда алтынчы чакырылыш республика парламенты депутатлары вәкилләрен сайладылар.

16 һәм 17 сентябрьдә Татарстанда бер мандатлы округлар буенча сайланган депутатларның территориаль җыелышлары узды. Шулай итеп, бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина Чаллыда, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова Лаешта, Социаль сәясәт комитеты әгъзасы Рөстәм Мөхәмәдиев Әлмәттә узган җыелышларда катнашты.

Бүген Казанда бер мандатлы сайлау округлары буенча сайланган Дәүләт Советы депутатларының территориаль җыелышы узды. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Ул алтынчы чакырылыш депутатларына «гадел, намуслы һәм профессиональ хезмәт итегез» дип теләде.

Җыелышта ТР Дәүләт Советы депутатлары вәкилләре катнашында узган киңәшмә эшендә катнашу өчен депутатлар вәкилләрен сайладылар. Аерым алганда, Роза Җаббарова, Альмира Михеева, Николай Рыбушкин, Алексей Созинов һәм Дмитрий Солуянов.

Бүген Яшел Үзәндә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм Түбән Камада бишенче чакырылыш парламентның Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин шундый ук территориаль җыелышлар үткәрде.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.