Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы Рәисе итеп Фәрит Мөхәммәтшин сайланды

Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы Рәисе итеп Фәрит Мөхәммәтшин сайланды

Бүген алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының беренче утырышында парламент башлыгы сайланды. Бу вазифага Фәрит Мөхәммәтшин һәм Хафиз Миргалимов кандидатуралары тәкъдим ителде. Күпчелек тавышны Фәрит Мөхәммәтшин кандидатурасы җыйды.

8 сентябрьдә парламентка 100 депутат сайланды. ТР Дәүләт Советында ике – “Бердәм Россия” һәм КПРФ фракцияләре төзелде. Фәрит Мөхәммәтшин – “Бердәм Россия” партиясе, Хафиз Миргалимов КПРФ вәкиле. 

Хафиз Миргалимов өченче чакырылыш депутат булып сайлана, КПРФның Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе, алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советында КПРФ фракциясе башлыгы булып тора.

Фәрит Мөхәммәтшинга 1992 елдан башлап Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифасын башкарып килде. Шулай ук ул “Татарстан – яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте Югары Советы рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге Секретаре, Татарстан Халыклары Ассамблеясе җитәкчесе вазифасын башкара.

Кандидатлар депутатлар алдында үз программалары белән чыгыш ясады. Беренче утырышта 100 депутатның 95е катнашты. Яшерен тавыш бирү юлы белән Хафиз Миргалимов кандидатурасын 13 депутат яклады, Фәрит Мөхәммәтшин кандидатурасын 88 депутат хуплады. 

Фәрит Мөхәммәтшин аның кандидатурасын хуплаганнары өчен рәхмәтен җиткерде. Бөтен белемен, тәҗрибәсен бу эшкә багышлаячагын, кайсы партия тәкъдим итүенә карамастан, республика үсеше өчен мөһим закон проектлары кабул ителүгә теләктәшлек белдерәчәген әйтте. "Алтынчы чакырылыш парламент үз эшен чиста биттән башламый. Бишенче чакырылышта 573 закон кабул ителде. Системалы эшне дәвам итәргә кирәк булачак. Закон проектларын тәкъдим итү буенча башка субъектларга үрнәк булырлык итеп эшләргә кирәк", - диде ул.

Шулай ук сайлаулар алдыннан "Бердәм Россия"нең "Минем депутат" проектына халыктан килгән 8,5 мең гозер һәм тәкъдимнәрне үтәү бурычы торганлыгын искәртте. Гозерләрнең 25 проценты - төзекләндерү, 13,3 проценты - юллар төзү-төзекләндерү, 12,3 проценты торак-коммуналь хуҗалылык мәсьәләләренә кагыла. Бөек Ватан сугышы ветераннарын, сугыш елы балаларын социаль яклау, 2020 елда ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү, яшь буынга ватанпәрвәрлек тәрбиясен бирү кебек мәсьәләләр дә көн үзәгендә торганын әйтте.

"Тел, мәдәният, традицияләрне саклау, милләт һәм дианара мөнәсәбәтләрне ныгыту өлкәсендә дә актив эшләячәкбез", - диде Фәрит Мөхәммәтшин. 

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Люди и события
На Сабантуе в деревне Сярьги Всеволжского района Ленинградской области. 25 июня 2000 г.
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2019 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.