Председатель Государственного Совета

Яңалыклар

Президент Дәүләт Советына Юлламасын 25 сентябрьдә ирештерә

Президент Дәүләт Советына Юлламасын 25 сентябрьдә ирештерә
25 сентябрьдә Дәүләт Советының ике утырышы узачак. Бу хакта карар бүген, алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы Президиумының беренче утырышында кабул ителде.

Парламентның С.Сәйдәшев исемендәге Зур Дәүләт концерт залында узачак икенче утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына Юлламасы тыңланачак. Әлеге вакыйга җәмәгатьчелектә зур  кызыксыну уята, шуңа күрә Президиум тарафыннан туры теле- һәм радиотрансляция уздыру турында да карар кабул ителде.

Шул ук көнне парламент бинасында Дәүләт Советының өченче утырышы да узачак. Анда 22 мәсьәлә каралачак. Беренче укылышка 11 республика законнары проектлары чыгарыла.

«Беренче укылышка чыгарылачак закон проектларының бер өлеше финанс мәсьәләләренә кагылышлы,  – дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Секретаре  Лилия Маврина, - бу закон проектлары республиканың Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү, 2020 елга Татарстан Республикасында хезмәт базары  үзенчәлекләрен чагылдыра торган региональ коэффициентны билгеләүгә, пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен Татарстан Республикасында 2020 елга пенсионерның яшәү минимумы  күләмен билгеләүгә кагылышлы.   Ике закон проекты  башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем, шулай ук гомуми белем бирү оешмаларында һәм һөнәри белем бирү оешмаларында өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында.

Шулай ук беренче укылышка дәүләт бүләкләре турында,  җирле үзидарә турында, тоткарланган транспорт чараларын махсуслаштырылган урынга  күчерү,  аларны  саклау,  кире  кайтару,  күчергән һәм  саклаган  өчен  чыгымнарны  түләү  тәртибе турында, җирле үзидарә органнарына күпфатирлы йортларны һәм (яисә) күчемсез мөлкәтнең бүтән объектларын өлешле төзү өлкәсендә, шулай ук торак-төзелеш кооперативларының күпфатирлы йортларны төзүгә бәйле эшчәнлеген дәүләт тарафыннан тикшереп торуны (күзәтчелек итүне) гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында законнарга үзгәрешләр кертү каралачак.

Көн тәртибенә М.А. Җаббаровны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры итеп билгеләүне һәм Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгын Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы итеп үзгәртү турында Татарстан Республикасы Президенты  тәкъдимен килештерү хакында сораулар да кертелгән.

Өченче утырышта җәмәгать судьясын сайлау һәм җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкару, Татарстан Республикасы судьяларының квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилләре турында мәсьәләләр каралачак.

Болардан тыш алты федераль закон проекты парламент каравына чыгарыла.

Утырышны йомгаклап, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин коллегаларын депутат булып сайланулары белән янә бер кат тәбрик итте һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре белән активрак эшләргә чакырды. Узган чакырылышта республика парламенты бу өлкәдә килеп туган мәсьәләләрне бик тәфсилләп, республика Прокуратурасы белән берлектә, Лаеш районында узган күчмә утырышта  караган иде. Парламент башлыгы  Татарстан  прокуроры Илдус Нәфыйковка шәхсән рәхмәт белдерде.

"Бүген безнең алда гражданнарны кабул итүнең ничек баруы гына түгел, алар күтәргән мәсьәләләрнең ничек хәл ителүе, җавапларның эчтәлеген дә карау бурычы тора, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, – кешегә еллар дәвамында бер үк җавапны җибәрүләре турында мисаллар юк түгел. Безнең максат – кешеләр өметләрен җуямасыннар, хакимиятнең абруе төшмәсен. Кешеләр белән активрак эшләячәкбез. Аларның гозерләрен тормышка ашырачакбыз".

Президиум утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары


 



Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.