Фәрит Мөхәммәтшин, утырышны ачып, Федерация составында Мәктәп волейбол лигасын оештыру соңгы стадиягә керде, диде. «Безнең Федерация, аның башкарма органнары тарафыннан лиганың үзен һәм аның кысаларында беренче уеннарны оештыру буенча зур эш башкарылды. Безнең барыбызга да, уртак тырышлык белән, лиганы реаль эчтәлек белән тулыландырырга туры киләчәк. Республиканың һәр мәктәбендә волейболны пропагандаларга кирәк», - диде ул.
Татарстан Волейбол федерациясе Вице-президенты Олег Брызгалов лигага республиканың 678 мәктәбеннән командалар керүен, лиганың барлык кирәкле документлары раслануын, интернет-сайт булдырылуын, логотип һәм атрибутика эшләнүен хәбәр итте.
Шулай ук ул һәр муниципаль районда һәм шәһәр округында волейбол дирекциясе рәвешендә федерация филиаллары оештырырга һәм мәктәп волейбол лигасы уеннарының беренче этабын ноябрь аенда ук башларга тәкъдим итте.
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда массакүләм волейбол хәрәкәте яңа дәрәҗәгә чыга, диде. «Килешүгә кул кую нәтиҗәсендә, федерация һәм республика министрлыклары тарафыннан мәктәп волейбол лигасы республика спорт форумының рәсми статусына ия булды», — диде ул.
Дәүләт Советы матбугат хезмәте