Фәрит Мөхәммәтшин республика язучыларын иҗат берлегенең юбилее белән котлады
Фәрит Мөхәммәтшин республика язучыларын иҗат берлегенең юбилее белән котлады |
|
27 сентябрьдә "Корстон" үзәгендә Татарстан язучылар берлегенең 85 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш булды. Республика җитәкчелеге исеменнән язучылар оешмасын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
Иҗат берлегенең тантаналы җыелышында катнашучыларны сәламләп, Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Язучылар берлеге юбилееның республика мәдәнияте тормышында күренекле вакыйга булуын билгеләп үтте. "Халык сезне ярата иҗатыгызны көтеп ала - диде ул. - Татарстан әдипләренең иҗат оешмасы үз тарихында вакыйгаларга һәм атаклы исемнәргә бай юл үтте һәм республиканың иҗтимагый мәдәни тормышының аерылгысыз өлешенә әйләнде. Авыр сынауларда да көндәлек тормышта да, җиңү һәм казанышлар шатлыгында да язучылар халык белән бергә булдылар. Бөек Ватан сугышында 34 язучы яу кырында батырларча ятып калды. Муса Җәлил, Фатыйх Кәрим, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй кебек әдипләребез милләтебезнең горурлыгына, батырлык символына әверелделәр".
Дәүләт Советы Рәисе әйткәнчә, Татарстан Язучылар берлеге Россиядә иң күп санлы, дәрәҗәле һәм актив иҗат оешмаларының берсе санала. "Сезнең рәтләрдә 330дан артык әгъза санала, - диде ул. - Берлек туган телне һәм милли рухи байлыкны саклау һәм пропагандалау юнәлешендә нәтиҗәле эш башкара. Сезнең иҗатыгыз милләтләр һәм диннәр арасындагы дуслыкны, тугандаш халыклар һәм иҗади берлекләр арасындагы элемтәләрне ныгытуга хезмәт итә. Сезнең кулларда башкаларда булмаган куәтле корал бар. Үзегезнең әсәрләрегез белән сез, әхлак һәм намус, милләтпәрвәрлек һәм гражданлык, мәхәббәт һәм алгарыш темаларын алга куеп, укучыларны тәрбиялисез".
Татарстан әдипләренең киләчәктә дә республика мәдәни үсешенә лаеклы өлеш кертәчәгенә ышаныч белдереп, Фәрит Мөхәммәтшин аларның хезмәтенә югары бәя бирде. "Басма сүз белән, уй-фикерләрегез ярдәмендә сез укучыларны борчыган сорауларга җавап эзләп табарга булышасыз, мәдәният һәм тарих әһелләре турында хатирәләрне мәңгеләштерәсез, - диде ул. - Татарстан парламенты һәрвакыт язучылар белән тыгыз элемтәдә булды. Депутат язучыларыбыз Туфан Миңннуллин, Фәүзия Бәйрәмова, Ринат Мөхәммәдиев, Роберт Миңнуллин, Ренат Харис, Разил Вәлиев республикада парламентаризма үсешенә зуо өлеш керттеләр. Иҗатыгызда ТАССРның 100 еллык юбилее һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы кебек мөһим истәлекле вакыйгаларга да урын табарсыз дип ышанам. Һәм, әлбәттә, туган телебезнең сафлыгын тәэмин итүгә, яшь буынны китап дөньясына җәлеп итүгә, әдәбиятыз офыкларын киңәйтүгә бөтен көчегезне куярсыз".
Аннары Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәлам хатын укыды.
Тантаналы җыелышта Фәрит Мөхәммәтшин бер төркем язучыга дәүләт бүләкләре һәм ТР Дәүләт Советы Рәисенең рәхмәт хатларын тапшырды.
Язучылар Рәшит Әхмәт һәм Әхәт Гаффар Татарстанның "Фидакарь хезмәт өчен" медалена лаек булдылар. Клара Булатовага Татарстанның халык шагыйре исеме бирелде. Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәткә "Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе" дигән мактаулы исем бирелде. Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатына язучылар Шәүкәт Гаделша, Наил Касыймов һәм Рифә Рахман лаек булдылар.
Язучылар берлеге коллективына Татарстан Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Матбугат хезмәте
Кирегә
|