Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентының беренче утырышы узды

ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентының беренче утырышы узды

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин беренче чакырылыш ТР Яшьләр парламентының оештыру утырышында катнашты.

Татарстан Дәүләт Советы каршындагы I чакырылыш Яшьләр парламенты 92 кеше белән 5 елга төзелгән. Яшьләр парламенты - яшьләр хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен законнар белән җайга салу өлкәсендә аның эшчәнлегенә ярдәм итү өчен Татарстан Республикасының югары вәкиллекле органы каршында оештырылган киңәшмә һәм консультатив орган. Аның рәисе итеп «Татарстан әниләр берләшмәсе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Нина Шимина сайланды.

«Сез Татарстанның киләчәк үсеше өчен нигез салырсыз һәм республика җитәкчелеге, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары максатларын һәм идеяләрен алга этәрерсез дип өметләнәм. Бу парламент иҗади, прогрессив һәм нәтиҗәле булыр дип ышанам», – диде Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Яшьләр парламенты әгъзаларына.

Ул Яшьләр парламентында йөзгә якын урынга 444 кандидат дәгъва кылганлыгын искәртте. «Бу безнең яшьләрнең актив һәм битараф булмавы турында сөйли. Мондый кешеләр тормышта югалмый. Әлеге инициативалы коллектив Яшьләр парламентының нәтиҗәле эшен тәэмин итәр дип уйлыйм», – диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

Татарстанда яшьләр проблемаларын хәл итүгә зур игътибар бирелә, әмма, Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, тискәре йогынты тәэсирендәге кайбер яшьләр кала, дип дәвам итте ул. «Мондый яшьләр иҗади мәсьәләләрне хәл итми, ә тискәре күренешләрне күтәрә. Бу мәсьәләгә җитди игътибар бирергә кирәк», – дип билгеләп үтте парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Яшьләр парламенты вәкилләренә «Дәүләт Советының профильле комитетларында фикердәшләр табарга» тәкъдим итте. 

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары 

 

 





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Сәяси фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклаудан фоторепортаж - Мәскәү, 2001 елның 21 июне
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.