Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Дәүләт Советының дүртенче утырышы 23 октябрьдә була

Дәүләт Советының дүртенче утырышы 23 октябрьдә була

Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дүртенче утырышы 23 октябрьдә була. Бу хактагы карар бүген булган парламент Президиумы утырышында кабул ителде. Парламентарийлар утырышта 19 мәсьәлә карарга ниятлиләр, аларның тугызы – республика законнары, бишесе – федераль законнар проектлары.

Республика закон проектларының сигезе – беренче, берсе икенче укылышка чыгарыла.

Көн тәртибендә каралырга тиешле «2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында»  закон проекты, һичшиксез, иң төп мәсьәләләрнең берсе булып тора. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кертелгән әлеге закон проекты буенча парламент комитетларында, зона  киңәшмәләрендә һәм парламент тыңлауларында  фикер алышулар булып узды инде.

«Киләсе финанс елына бюджет проекты киеренке, әмма социаль юнәлешле, – диде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, – узган ел белән чагыштырганда аны тормышка ашыру катлаулырак булачак,  бу бюджетны формалаштыруга йогынты ясый торган күп кенә факторларга бәйле. Моннан тыш, республика икътисадына тышкы факторлар тәэсире дә, федераль үзәк тарафыннан куелган параметрлар да бар, без аларны исәпкә алырга тиеш. Чыгымнарның  70% тан артыгы –  социаль. Бер генә дәүләт программасы да читтә калмаган. Болардан тыш, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру чыгымнары да исәпкә алынган».

2020 елга республика бюджетында керемнәр – 264,8 млрд. сум, чыгымнар – 267,96 млрд. сум, кытлык   3,1 млрд. сум дип планлаштырыла.

Бюджет белән беррәттән Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проекты да каралачак. Анда 2020 елда керемнәр һәм чыгымнар бертигез  – 57, 7 млрд. сум.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, беренче укылышка чыгарылучы закон проектлары Экология кодексына, шулай ук дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү, шәһәр төзелеше эшчәнлеге, наркоманияне һәм токсикоманияне профилактикалау, ТР Конституция суды һәм җәмәгать судьялары турында законнарга үзгәрешләр кертә.

Икенче укылышта каралачак «Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында» ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан аеруча кыйммәтле тарих һәм мәдәният объектларының сакланышын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

«Хөкүмәт сәгате» кысаларында Татарстан Республикасында җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итүнең яңа системасына күчү проблемалары турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты мәгълүматы тыңланачак.

Бүгенге утырышта Татарстан Президентының Дәүләт Советына юлламасында әйтелгән тәкъдимнәрне тормышка ашыру буенча чаралар планы расланды. Мондый план ел саен кабул ителә.  «Узган ел кабул ителгән, 28 пункттан торган, үз эченә 45 чараны алган план, нигездә, үтәлде, – диде Дәүләт Советы Рәисе урынбасары  Татьяна Ларионова үз чыгышында, – планда каралган берничә чара 2019 ел ахырына кадәр үтәләчәк».

Быелгы план Президент юлламасының 37 тезисы буенча 48 чарадан тора. Анда парламент комитетларының һәм комиссияләренең  киңәйтелгән һәм күчмә утырышлары, түгәрәк өстәлләр планлаштырылган. Планга кертелгән бурычларны үтәүне законлы рәвештә тәэмин итү буенча тәкъдимнәр  әзерләнәчәк һәм профильле комитетлар утырышында контроль мәсьәләләр каралачак.

Алда бик җитди мәсьәләләр – ТАССР оешуның 100 еллыгы уңаеннан  уздырылачак чаралар, туган телләрне саклау һәм үстерү өчен федераль  үзәк белән берлектә шартлар тудыру, полилингваль  мәктәпләр челтәре булдыру, кеше капиталын үстерү,  халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру, медицинаны халыкка якынайту, авыруларны  профилактикалау, гериатрия хезмәтен үстерү,  демографияне яхшырту, бизнес алып бару өчен уңай шартлар тудыру, авыл хуҗалыгы товарларын эшкәртүне киңәйтү, цифрлы технологияләргә  күчү һәм башка чаралар тора.

Дәүләт Советының профильле сигез комитеты каршында да эксперт советлары эшләячәк. Утырышта бу хакта да махсус карар кабул ителде.  Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә,  узган чакырылышта  эксперт советлары үзләрен яхшы яктан күрсәткәннәр.  «Без берьюлы берничә мәсьәләне хәл итәбез, – диде парламент башлыгы, – хаталардан сакланабыз һәм закон проектларын тикшерүдә катнашучылар санын арттырабыз, аңлату эшләре алып барабыз». 

Президиум утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Тормыш баскычлары
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.