Председатель Государственного Совета

Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы утырышында катнаша

Фәрит Мөхәммәтшин Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы утырышында катнаша
Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин Страсбургта эшлекле сәфәрдә. Анда бүген Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының XXXVII сессиясе ачыла.


Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин Страсбургта эшлекле сәфәрдә. Анда бүген Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының XXXVII сессиясе ачыла.

Конгресс һәм аның палаталары утырышларында парламентарийлар Европа илләре һәм муниципалитетларында демократия үсеше мәсьәләләре, гражданнарның карарлар кабул итү процессында, телләр сәясәтендә катнашуы, шулай ук чик буе территорияләрендә махсус салым режимын гамәлгә кертү хакында фикер алышачак.

Пленар утырышта конгресс әгъзалары белән берлектә Европа Советының 40 иленнән яшь делегатлар да катнашачак. Алар арасында яшьләр оешмалары лидерлары һәм активистлары, студентлар һәм яшь сәясәтчеләр бар. Алар үз территорияләрендә җирле хакимиятләр белән берлектә гамәлгә ашырылган проектларны тәкъдим итәчәк.

Фәрит Мөхәммәтшин Россияне Конгресста инде күп еллар тәкъдим итә. Ул ике срок рәттән Конгрессның төп комитетларыннан берсен җитәкләде. Моннан ике ел элек аңа Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Мактаулы әгъзасы исеме бирелде. Шулай ук күпьеллык эшчәнлеге һәм Европа институциясенә зур өлеш керткәне өчен Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы медале тапшырылды.

Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының XXXVII сессиясе 28-31 октябрь көннәрендә узачак. Сессия кысаларында бюро, комитетлар һәм сәяси төркемнәрнең утырышлары үтәчәк. Пленар һәм сессия утырышларында катнашудан тыш, Фәрит Мөхәммәтшин коллегалары белән очрашулар да уздырырга ниятли. Аларда Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы әгъза-илләрендәге партнерлар белән Татарстанның төбәк диалогын алга таба үстерү мөмкинлекләре хакында фикер алышачаклар.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте





Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.