Председатель Государственного Совета

Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин:"Федераль закон чыгаручыларның игътибарын күп балалы гаиләләр белән бәйле проблемаларга юнәлтү мөһим"

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федераль Җыены каршындагы Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышында катнашты.

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федераль Җыены каршындагы Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышында катнашты.

Россиянең закон чыгару органнарына игътибарны күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү проблемаларына юнәлтергә кирәк. Бу бигрәк тә федераль программа кысаларында бүлеп бирелгән җир кишәрлекләрендә инфраструктура объектларын төзүне финанслау өлешенә кагыла. Әлеге утырыштан соң Татарстан парламенты җитәкчесе шулай дип белдерде.

«Уңай булмаган демографик шартларда федераль закон чыгаручыларның игътибарын күп балалы гаиләләр белән бәйле проблемаларга юнәлтү мөһим. Бүген күп кенә төбәкләр беренче һәм аннан соңгы балалары туган яшь гаиләләргә ярдәм итүнең төрле юлларын таба. Әмма шул ук вакытта күп балалы гаиләләр проблемалары хәл ителмәгән килеш кала», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Аның әйтүенчә, сүз өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр турында бара, алар җир кишәрлекләре белән тәэмин итү программасы буенча үзләренең торак шартларын яхшыртырга тиеш иде. «Куелган бурыч үтәлмәде, чөнки бүленгән кишәрлекләрне инфраструктура белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителми. Шәһәр һәм районнар бюджетларында мондый финанс мөмкинлекләре юк, - дип аңлатты Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән әңгәмәдә әлеге мәсьәләне Россия Закон чыгаручылар советының киләсе утырышы көн тәртибенә кертү планлаштырыла, диде. «Без дә кайбер тәкъдимнәр кертәчәкбез», - дип сөйләде Татарстан парламенты башлыгы.

Россия закон чыгаручылар советы - Россия Федераль Җыены каршындагы киңәшмә органы, аның составына Россия парламенты җитәкчеләре, шулай ук Россия төбәкләренең закон чыгару органнары рәисләре керә.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2019 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.