Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин: "Җәмгыять «Державин укулары» кебек форумнар белән кызыксына"

Россиядә һәм, аерым алганда, Татарстанда «Державин укулары» кебек форумнарны үткәрүдә министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук җәмгыять кызыксына. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин КФУда узган «Державин укулары» XV Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә сөйләде.

Россиядә һәм, аерым алганда, Татарстанда «Державин укулары» кебек форумнарны үткәрүдә министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук җәмгыять кызыксына. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин КФУда узган «Державин укулары» XV Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә сөйләде.

Республика парламенты җитәкчесе сүзләренчә, конференция Татарстанда бишенче тапкыр уза. «Державин укулары - зур фәнни форум, анда күренекле галимнәр, Россия һәм кайбер чит илләрдән дәүләт хакимияте органнары вәкилләре җыела. Конференциянең 15 ел эшләү чорында аның чараларында 3 меңнән артык фәнни-педагогик хезмәткәр, аспирант, практика узучы юристлар, Россия югары уку йортлары студентлары һәм башкалар катнашты», – диде ул.

Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, «Татарстанның күп кенә бәхәсле мәсьәләләре буенча үз карашы һәм тәҗрибәсе бар».

«Державин укуларында каралган һәм кабул ителгән резолюцияләр норматив-хокукый актларны камилләштерүгә ярдәм итте. Әлеге конструктив эш нәтиҗәләре якын киләчәктә яңа фәнни хезмәтләрдә генә тормышка ашырылып калмыйча, илебез хокукы һәм юриспруденция бурычларын хәл итүдә дә ярдәм итәчәк, дип ышанам. Гавриил Державин сүзләренчә, яхшы законнар күңелдәге ялгышлыкны төзәтә ала», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

17-19 октябрьдә Казан федераль университеты мәйданчыгында «Державин укулары» XV халыкара фәнни – гамәли конференциясе уза. Быел Казан форумда рекордлы санда катнашучыларны – бөтен Россиядән һәм чит илләрдән меңнән артык студент кабул итә.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте




Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Тормыш баскычлары
Татарстан символикалары – герб, гимн, флаг авторлары белән
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.