Председатель Государственного Совета

Яңалыклар

Стратегик планлаштыру төбәкләрнең тотрыклы үсешенә китерә, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин

«Стратегик планлаштыру төбәкләрнең тотрыклы үсешенә китерә», - дип белдерде бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Страсбургта (Франция) узучы утырышында. Парламент башлыгы Татарстанда тупланган тәҗрибәне Европаның аерым төбәкләрендә кулланырга мөмкин дип саный. Бу нисбәттән Фәрит Мөхәммәтшин европалы коллегаларын Татарстанга тәҗрибә уртаклашырга килергә чакырды.

Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының бу утырышында төбәкләрне тотрыклы үстерү мәсьәләсе төп сорау булып тора. Фәрит Мөхәммәтшин бу нисбәттән ясаган чыгышында «төбәкләрнең тотрыклы үсеше – беренче чиратта, кеше капиталын ныгыту, гражданнарны һәм иҗтимагый институтларны  мөһим каралар әзерләүгә һәм кабул итүгә җәлеп итү» дип белдерде.

Республика парламенты башлыгы Татарстан, Россия төбәкләре арасында беренчеләрдән булып,  стратегик планлаштыруга кереште, дип мисал китерде. "Киң җәмәгатьчелек катнашында фикер алышулардан соң барлыкка килгән,   2015 елның июнендә закон статусын алган 2030 елга кадәрге социаль-икътисади үсеш  стратегиясе республиканың  көндәшлеккә сәләтле икәнлеген билгеләде һәм безнең киләчәккә юнәлешләребезне тәгаенләде. Федераль дәрәҗәдә төбәкләр арасында иң яхшы тәҗрибә буларак танылды" – диде ул. 

Үзенең контрольдә тоту вәкаләтеннән чыгып, Дәүләт Советы 2016 елдан башлап ел саен башкарма хакимиятнең хисабын тыңлый, монда  хөкүмәт эшчәнлегенең Стратегиянең төп бүлекләренә туры килү-килмәве дә исәпкә алына.   Республика бюджетын да әлеге яссылыктан чыгып карыйлар.

«Стратегия-2030ны тормыш ашыруда төп шартларның берсе булып халыкара контекст тора, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, – Татарстан бу бурычларны сәүдә-икътисади, парламентара, мәдәни-гуманитар хезмәттәшлекләрне киңәйтеп тормышка ашыра. Стратегик максатка – көчле көндәшлеккә  ирешү теләге бездән икътисады алган киткән илләр, аеруча Европа илләре белән,  мөнәсәбәтләрне ныгытуны таләп итә».

Шулай ук төбәкләрнең тотрыклы үсешен тәэмин итүдә Җир хартиясе мөһим роль уйный. "Җир хартиясе икътисадның, сәясәтнең һәм  мәгарифнең төп аспектларын берләштерә,  диннәр һәм милләтләр  арасында мөнәсәбәтләрне көйләүгә һәм төбәкләрдәге тормыш дәрәҗәсен үстерүгә  эшли", - дип саный Фәрит Мөхәммәтшин. Республика парламенты башлыгы фикеренчә,  кешене "кече ватан" формалаштыра. "Тотрыклы үсеш шулай ук йорттагы, ишегалдындагы, урамдагы, җәмәгать урыннарындагы тәртипкә дә бәйле. Төбәк органнарының төп бурычы –  кешеләрнең аңын, дөньяны танып белүләрен яхшы якка үзгәртү,  көч кулланмау, башка диннәргә хөрмәт белән карау һәм башка кыйммәтләргә сак карау фәлсәфәсен  ныгыту",  – диде ул. Бу принциплар Җир хартиясе нигезенә салынган. Әлеге документ Татарстанда 2001 елдан  тормышка ашырыла башлады.

Төбәкләр палатасы утырышы Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының XXXVII сессиясе кысаларында узды. Фәрит Мөхәммәтшин пленар һәм сессия утырышларында танылган халыкара эксперт,  конгрессның мактаулы әгъзасы буларак катнаша. Фәрит Мөхәммәтшин әлеге форумда берничә очрашу уздырырга, Татарстан белән конгресс әгъзасы булган  илләрдән партнерлар белән төбәкләр арасында элемтәләрне үстерү турында сөйләшүләр алып барырга ниятли.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.