Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Геройлары, һава судносы командиры Дамир Йосыповны һәм икенче очучы Георгий Мурзинны дәүләт бүләкләренә лаек булулары белән тәбрик итте. Республика парламенты башлыгы очучылар белән Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллегендә очрашты.
Кичә Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин очучыларга йолдызлар тапшырды. Бу нисбәттән указ август аенда имзаланган иде.
Экипаж әлеге бүләккә казага юлыккан Airbus A321 самолетын Мәскәү өлкәсендәге кукуруз кырына уңышлы төшереп утыртуы һәм эвакуация өчен лаек булды. Экипаж әгъзаларының тиз һәм бердәм эшләүләре нәтиҗәсендә пассажирлар арасында зыян күрүчеләр юк.
Бортпроводниклар Дмитрий Ивлицкий, Алия Слякаева, Дмитрий Гончаренко, Яна Ягодина һәм Надежда Вершинина Батырлык Ордены белән бүләкләнделәр.