Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу

Яңалыклар

Татарстан парламенты делегациясе Казахстанда эш сәфәрендә

Татарстан парламенты делегациясе Казахстанда эш сәфәрендә
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Татарстан парламенты делегациясенең Казахстанга эш сәфәре башланды. Визит кысаларында Татарстан парламенты башлыгының Казахстан Республикасы җитәкчеләре белән очрашуы ниятләнгән. Шулай ук Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча комиссия рәисе Римма Ратникова, Татарстанның Казахстан Республикасындагы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев, казахларның Татарстандагы милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Сәгыйть Җаксыбаевлардан торган рәсми делегация "Президентлык институты: Казахстан моделе" дип аталган халыкара конференциядә катнашачак.

Бүген  Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстан Парламенты Мәҗлесе   (түбән палатасы) җитәкчесе Нурлан Нигъмәтуллин белән очрашты.  Яклар парламентара элемтәләрне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышты. Мәҗлес Рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Казахстан арасындагы мөнәсәбәтләр үрнәк булып тора, әмма парламентара хезмәттәшлек линиясе буенча элемтәләрне киңәйтүе өчен әле мөмкинлек бар.

Ул Татарстан җитәкчелеге һәм шәхсән Фәрит Мөхәммәтшинга Татарстанда гомер итүче казах халкы вәкилләренә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. «Безнең Татарстан белән тарихи тамырларыбыз, традицияләребез уртак, ике арадагы хезмәттәшлекнең алга таба үсүенә ышанабыз», - дип искәртте Нурлан Нигъмәтуллин.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан һәм Казахстан арасындагы парламентара элемтәләрне киңәйтү инициативасын хуплады. Ул ике республика парламенты арасында үзара хезмәттәшлек турында беркетмәнең 2007 елның май аенда ук имзалануын билгеләп үтте. Дәүләт Советы Рәисе Нурлан Нигъмәтуллин һәм Казахстан Мәҗлесе парламентарийларын җавап визиты белән Татарстанга килергә чакырды.

Бүген Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясенең Казахстан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Алексей Бородавкин белән очрашты.   

Татарстан парламенты делегациясе Казахстан Республикасының милли музеенда булды.

Принтердан чыгару өчен

Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Җәмгыять
Мөфти Равил Гайнетдин һәм Патриарх Алексий II белән очрашу, 2005 елның 21 июле
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.