Бүген Татарстан парламенты делегациясенең Казахстанга эш сәфәре кысаларында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстанның Премьер-министры Әскәр Мамин белән очрашты. Яклар ике республика арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни-гуманитар хезмәттәшлекне үстерүнең яңа юллары турында сөйләштеләр.
Татарстан белән Казахстанны күп еллык дуслык мөнәсәбәтләре бәйли. Беренче тапкыр сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында хөкүмәтара килешү 1996 елда имзаланган иде. 1997 елда Казахстанда Татарстанның вәкаләтле вәкиллеге, 2012 елда Казанда Казахстанның Генераль консуллыгы ачылды.
2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан һәм Казахстан арасында товар әйләнеше күләме 700 млн доллар тәшкил итә. Казахстан базарында Татарстаннан нефть химиясе продукциясенә, шулай ук пластмасса, каучук, резина, кара металлургия товарларына ихтыяҗ аеруча зур. Татарстанда шулай ук Казахстан сәнәгате һәм авыл хуҗалыгы продукциясен яхшы беләләр һәм бәялиләр.
«Татарстан белән Казахстан арасындагы мөнәсәбәтләр динамик рәвештә үсә, безнең элемтәләр даими, яңа проектлар формалаша», — диде Әскәр Мамин очрашу башында. Казахстан Премьер-министры Казахстан делегациясенең Татарстанга соңгы сәфәре вакытында КамАЗ белән тыгыз мөнәсәбәтләр төзелгәнлеген искә төшерде.
«Казахстан белән Татарстан арасындагы товар әйләнеше шактый зур булуга карамастан, алга таба сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне үстерү өчен җитди потенциал бар», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.