Бүген Татарстан Халыклар дуслыгы йортында БМОның 75 еллыгына багышланган "Халык дипломатиясе һәм милли берләшмәләр" дигән темага семинар уздырылды. Семинарда Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Мәскәүдән мәртәбәле кунак – Мәдәниятара һәм милләтара хезмәттәшлек үзәге идарәсе рәисе Ашот Айрапетян килгән иде.
Семинарга республиканың милли-мәдәни мохтариятләр вәкилләре чакырылган иде. Чарада катнашучыларны сәламләп, Ашот Айрапетян киләсе елда халыкара оешма үзенең 75 еллык эшчәнлеген билгеләп үтәргә җыенуын, мөһим мәсьәләләрне сөйләшүләр ярдәмендә хәл итү БМОның төп принцибы булуын искә төшерде. Монда халык дипломатиясе дип аталган иҗтимагый оешмаларның роле бик зур. Ашот Айрапетян семинарда катнашучыларны Татарстанда милли-мәдәни мохтәриятләр катнашында тупланган тәҗрибә белән уртаклашырга чакырды.
"Мин бу очрашуга бик шатмын, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Татарстан халыклары Ассамблеясы халык дипломатиясенә таянып, зур эшләр башкара. Бу эшчәнлек югары бәяләнә. Бәлки, кайбер очракта, бәяләнеп тә бетмидер!"
Семинарда катнашучылар милли-мәдәни мохтариятләр башкарган эшләр, Дуслык йортының филиалларын булдыру, миграция сәясәте буенча хокук саклау органнары белән эшләү тәҗрибәсе, Татарстанда милли сәяәсәт алып баруның механизмнары турында сөйләделәр.
"Безнең милли-мәдәни мохтариятләр кулланучылар түгел, алар республика тормышында иң актив катнашучылар, бу чынлап та демократик караш", – диде Дуслык йорты рәисе Ирек Шәрипов.
Ашот Айрапетян фикеренчә, «милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту буенча Татарстан тәҗрибәсе иң югары дәрәҗәдә күрсәтелүгә лаек».
Мәртәбәле кунак шулай ук Ассамблеяның җәмәгать оешмасы буларак БМОның социаль-икътисади комиссиясе каршындагы консультация статусын алырга мөмкин, дип саный. Бу халыкара мәйданда республиканы гына түгел, бөтен илне тәкъдим итү өчен кирәк. Үзәк идарәсе рәисе чарада катнашучыларга Татарстанда милли-мәдәни берләшмәләр катнашында тупланган әлеге дипломатия тәҗрибәсе белән уртаклашырга тәкъдим итте.
Фәрит Мөхәммәтшин Ашот Айрапетянга шундый тәкъдим ясаганы өчен рәхмәт белдерде. «Без үз тавышыбыз белән проблемаларны хәл итү юллары турында сөйләргә тиеш, безнең Ассамблея – нәкъ менә ачык диалог алып барырга мөмкин булган ачык мәйданчык», – диде парламент башлыгы.