Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин рус телен хөрмәт итәргә һәм сакларга өндәде

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин рус телен хөрмәт итәргә һәм сакларга өндәде. Бу хакта республика парламенты җитәкчесе бүген А. С. Пушкин исемендәге Казан мәдәни үзәгендә узган Рус милли-мәдәни берләшмәсе идарәсе утырышында әйтте.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин рус телен хөрмәт итәргә һәм сакларга өндәде. Бу хакта республика парламенты җитәкчесе бүген А. С. Пушкин исемендәге Казан мәдәни үзәгендә узган Рус милли-мәдәни берләшмәсе идарәсе утырышында әйтте.

«Без барыбыз да Пушкин, Чехов, Толстой, Достоевский сөйләшкән һәм язган бай телдә тәрбияләндек. Бөтен халыклар үзләренең әти-әниләренең туган телен — татар, чуваш, мордва, грузин телләрен белүе белән горурлана. Әмма безгә илебезнең дәүләт теле булган рус телен дә яхшы белергә кирәк», — диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, башта зур рус дөньясын чит илләрдә дә берләштерүче туган телне, аннары чит телләрне өйрәнергә кирәк. «Россия Президенты Владимир Путин рус телен белергә кирәкләген бик ачык һәм аңлаешлы итеп әйтте. Кызганычка, рус теле дә „чүпләнә“, ярлылана, үзгәрә. Без бүген горурланып инглиз сүзләрен кертәбез», — диде ул.

Шул ук вакытта парламент башлыгы Татарстанда 170тән артык милләт һәм халык вәкилләре яшәвен әйтте. «Россиянең күп кенә башка төбәкләрендәге кебек үк, төрле халыкларның язмышы бергә үрелә. Иң яхшы традицияләр, гореф-гадәтләр, мәдәният үзләштерелә, трансляцияләнә, берләшә. Бу безгә республикада һәм тулаем Россия Федерациясендә тормышны гармонияле рәвештә оештырырга мөмкинлек бирә», — диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республика парламентына еллык юлламасында «милләтара мөнәсәбәтләр, тынычлык һәм татулыкны тәэмин итү мәсьәләсен игътибарсыз калдырмаска», дип искәртте. Ул милли-мәдәни бәйрәмнәрне шул исәптән балалар бакчаларында да үткәрергә тәкъдим итте.

«Без дөрес юлда, төрле милләт кешеләре хакына телләрне, мәдәниятләрне, гореф-гадәтләрне саклау мәсьәләләрен хәл итәбез. Төрле халыклар бәйрәмнәре диаспораларын гына түгел, барыбызны да бергә җыя. Без сезнең белән Татарстанның тугандаш халыклары гаиләсе белән яшибез, балалар тәрбиялибез һәм якты киләчәгенә ышанабыз», — диде парламент җитәкчесе.





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Гаилә фотоальбомы
Хатыны Луиза Әкрәм кызы белән
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2019 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.