Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин парламент эшенә нәтиҗә ясады

Фәрит Мөхәммәтшин парламент эшенә нәтиҗә ясады

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин матбугат конференциясендә парламентның 2019 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады.

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин матбугат конференциясендә парламентның 2019 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады.

Фәрит Мөхәммәтшин алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының сентябрь аенда узган сайлаулардан соң 45 процентка яңаруын хәбәр итте. Депутатлар актив рәвештә закон чыгару процессына керешкәннәр. Парламент тарафыннан  6 утырыш уздырылган, 158 мәсьәлә каралган, 39 закон кабул ителгән, аларның 8  – төп законнар.

«Парламент бу елга ниятләнгән эшләрне үтәде. Безнең төп бурычларыбыз – закон чыгару, вәкиллелек һәм күзәтчелек итү эшчәнлеген югары дәрәҗәдә башкару, гадәттәгечә, өстенлекле булып кала. Без законнар үтәлешен кабинетларда түгел, урыннарга чыгып, җәмәгатьчелек фикерен өйрәнеп карарга ниятлибез», – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.  Быел Дәүләт Советы Президиумы Лаешта узган утырышта гражданнар мөрәҗәгатен карау буенча республика законының ничек үтәлешен тикшерде.

Яңа чакырылышта торак сәяәсәтен һәм инфраструктура үсеше буенча яңа комитет оештырылды.

«Бу нисбәттән сайлаучылардан сораулар күп килә. Шуңа күрә әлеге юнәлештә һөнәри югарылыкта эшләү кирәклеген тоеп без яңа комитет булдырырга карар иттек. Комитет рәисе Александр Тыгин бик үк гади булмаган шәһәр һәм район башлыгы булып эшләгән кеше», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы әйтүенчә, һәр комитет каршында абруйлы шәхесләрдән торган экспертлар советы оештырылган.

Дәүләт Советы Рәисе журналистлар белән очрашуда киләсе елга республика бюджеты, илкүләм проектларның Татарстанда ни рәвешле тормышка ашырылуын әйтеп узды,  Стратегия-2030 һәм  пилот регион буларак үзмәшгульләр белән эшләү тәҗрибәсе, башка регионнардагы һәм чит илләрдәге  коллегалары белән парламентара эшчәнлек мәсьәләләренә тукталды.

Фәрит Мөхәммәтшин күп балалы гаиләләргә бирелгән кишәрлекләрне инфраструктура белән тәэмин итү мәсьәләсенең мөһимлеген әйтеп узды. Ел дәвамында ул бу хакта республика күләмендәге һәм федераль дәрәҗәдәге чараларда берничә тапкыр күтәреп чыккан иде.

Татарстанда 59 меңнән артык ишле гаилә бушка җир кишәрлекләре алу хокукына ия. 34 698 гаиләгә җир кишәрлекләре бирелгән. Аларның нибары 10% тирәсе генә инженерлык инфраструктуралары белән тәэмин ителгән. Әлеге җир кишәрлекләрен инженерлык челтәрләре белән тәэмин итү өчен 35 млрд. сум акча кирәк. Бу сораулар республиканың аерым программалары буенча өлешчә чишелә. Әмма монысы гына аз, мәсьәләне федераль дәрәҗәдә хәл итәргә кирәк, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин.

Журналистлар Татарстан парламенты тарафыннан Россия Дәүләт Думасына кертелгән үзара салымга кагылышлы закон чыгару  инициативасының әһәмияте хакында сорадылар. Әлеге документта үзара салым буенча халык җыеннарын шәһәр-авылларның аерым өлешендә үткәрү мөмкинлеге каралган.

«Референдумнарның үз үзенчәлеге бар. Җирлектә өч авыл булса, кемгәдер елганы чистарту, кемгәдер асфальт салып юлны яхшырту, кемгәдер күпер салу кирәк. Референдум үткәргәндә, бөтен өч авыл халкы килергә тиеш. Берәүгә бер нәрсә мөһим, икенче бер кешенең башка проблемасы. Шул мәсьәләне күз алдында тотып, федераль закон нигезендә, аерым җыен уздыру мөмкинлеге булдыру тәкъдиме белән чыктык», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Бу мәсьәлә федераль үзәк алдында куелганын, Федерация Советында күп кенә мәсьәләләр күтәрелгәнен әйтте.

Парламент башлыгы әйтүенчә, аерым мәсьәләләр буенча җыенның акчасы азрак булса да, зур эшләрне үтәү киләсе елга да калырга мөмкин.

«Референдум формасында түгел, ә авылда яшәүче халыкның җыены рәвешендә үткәрү мөмкинлеге тудырдык. Күп кенә районнарда узды. Халык хуплый. Бу очракта җыенга килүчеләрнең саны күбрәк. Без моннан канәгать», – диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин шәһәрләрдә дә бу мәсьәләне күтәрә башлауларын искәртте. «Бөтен шәһәрне бит референдумга чыгарып булмый. Аерым бер квартал, аерым йортлар эчендә дә шушы программаларны үтәргә исәплибез», – диде ул.

Татарстан парламенты башлыгы ТР Дәүләт Советы тарафыннан Дәүләт Думасына юлланган ату коралын 21 яшьтән генә сату турында закон инициативасы хакында да әйтте. «Без бу сорау буенча Дәүләт Думасына мөрәҗәгать иттек. Фикер алышу бара, каршы килүчеләр дә бар. Әлегә документ кабул ителмәде. Ул карау өчен Думаның профиль комитетына җибәрелгән. Без үз позициябезне яклауны дәвам итәчәкбез», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул бүген корал сатып алуда әллә ни зур кыенлыклар булмавын да искәртте. Аның фикеренчә, бу мәсьәләдә хәл ителмәгән сораулар күп.

«Бу корал сатып алган кешеләрне гел тикшереп тору, коралның нинди хәлдә булуын, ничек саклануын, чит кешеләр кулына керү мөмкинлеген тикшерү. Без бу процесслар өстеннән контрольне көчәйтү кирәклеген исбатлыйбыз», — диде  Фәрит Мөхәммәтшин.

Журналистлар узган чакырылышта парламентта Мониторинглау буенча комиссия оештырылган булып, бу чакырылышта аның юклыгын искәрттеләр. Шуңа да карамастан, соңгы Президиум утырышында капиталь ремонт һәм  автомобиль юллары  турында законнарны мониторинглау мәсьәләсе күтәрелде. Бу эш белән профиль комитет шөгыльләнәчәк. ММЧ вәкилләрен башка законнар буенча да мондый карарлар кабул ителү-ителмәве кызыксындырды.

Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, 2017 елда Комиссия төзелгәннән соң Татарстан Республикасының 182 база законының эчтәлегенә һәм тормышта кулланылышына анализ ясалган. Хәзерге вакытка республика законнарының төп өлешен мониторинглау буенча эш йомгакланган дияргә була. Шул ук вакытта Комиссия эшчәнлеге нәтиҗәсендә Дәүләт Советы комитетлары дәрәҗәсендә мониторинглау механизмын булдыру мөмкинлеге барлыкка китерелгән.

Капиталь ремонт һәм автомобиль юллары  турында законнарны мониторинглау мәсьәләсе юкка гына күтәрелмәгән. Сайлау кампаниясе барышында сайлаучылардан килгән 8,5 мең наказның 60%ы төзекләндерүгә һәм капиталь ремонтка карый. Профиль комитет тарафыннан мониторинглау бу төр законнарның кулланылышын киң җәмәгатьчелек һәм экспертлар белән бергәләп карау мөмкинлеген бирә.

«Без комитетлар, Дәүләт Советы Президиумы утырышларында, бәлки парламент утырышында да, теге яки бу законны мониторинглау мәсьәләләрен караячакбыз. Контроль кимемәячәк», – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин гаиләдә җәберләү, көч куллану проблемасына карата фикере белән дә уртаклашты. «Моның буенча ниндидер рецепт бирү кыен. Әгәр гаиләдә мөнәсәбәтләр бер-береңне санлауга корылган булса, бернинди җәберләү, көч куллану булырга тиеш түгел. Әгәр инде гаиләдә тәртип урнаштырып булмаса, бер-береңне газапламыйча, аерылышырга һәм яңа гаилә корып карарга кирәк. Дөрес, моннан балалар зыян күрәчәк», – диде ул.

Гражданнарның җаваплылыгын үстерергә кирәк. Беркем дә көчләп өйләнештермәгән бит. Бергә ризалашып, язылышырга барганнар. Ике-өч ай торалар да, характерлар туры килмәде, дип аерылышалар. Әле бала да көтәләр. Бу ике яктан да тәрбиядән тора. Әйе, кайчак түзәргә, сабыр итәргә, уйларга кирәк», — диде парламент рәисе.

Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, гаиләдә бәхәсләр булмый тормый, ләкин җаваплылык тоеп, аны зурга җибәрмәү мөһим. Кайвакыт тәнкыйть яхшыга булуын искәртте. «Дөрес, кул күтәрүгә китсә, җинаять җаваплылыгы бар. Судларга мөрәҗәгать итәргә кирәк», — диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин гаиләдә тормыш иптәше белән мөнәсәбәтләре турында сөйләде.

«Бүген, 25 декабрьдә, бергә торуыбызга 49 ел тулды. 1970 елның 25 декабрендә язылыштык. Ничек инде мөһим сораулар буенча киңәшләшмисең? Әлбәттә, киңәшләшәбез. Язмыш мине эш буенча төрле җиргә ташлады. Ул минем һәр эшем өчен миннән күбрәк борчыла», — дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе матбугат әһелләрен Яңа ел белән котлады һәм эшләрендә уңышлар теләде.







Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Тормыш баскычлары
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.