Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Парламент дәресләре гражданнар булырга өйрәтә, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин

Парламент дәресләре гражданнар булырга өйрәтә, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чистай шәһәренең 1 нче гимназиясендә ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Традицияләрне саклап, киләчәкне төзибез" дип аталган парламент дәресе кунагы булды. Парламент башлыгы гимназистлар белән аралашты, буыннан-буынга тарихи дөреслекне тапшыруның әһәмияте, бүгенге көндә җәмгыятьтә актив гражданнар булуның мөһимлеге хакында сөйләде. Дәрес 8 - 11сыйныф укучылары өчен үткәрелде. Очрашу бик җылы, дустанә шартларда узды.

Чистай шәһәренең 1 нче гимназиясе моннан бер гасыр элек салынган купец йортында урнашкан. Бу бина – ТАССРның йөз еллык тарихында Чистайда булган күп кенә вакыйгаларга шаһит. Гражданлар сугышы вакытында биредә хәрби госпиталь урнашкан булган, ә 1941 елда гимназиядә Мәскәүдән эвакуацияләнгән сәгать заводының цехлары урнаша. Нәкъ менә биредә 1986 елга кадәр атаклы «Восток» маркалы сәгатьләр чыгарыла.

Бүген Чистай шәһәренең 1 нче гимназиясе Татарстанның 100 иң яхшы мәгариф учреждениесе исемлегенә керә. Гимназистларның белем сыйфаты буенча беренче өчлектә. Биш ел эчендә чыгарылыш сыйныф укучыларының өчтән бер өлеше (28,6%) "Укудагы уңышлары өчен" медале белән бүләкләнгән.

Гимназия директоры Валентина Бондарцова озатуында парламент башлыгы Бөек Ватан сугышына һәм гимназия тарихына багышланган мәктәп музеен карады.

Парламент дәресе тарихи сәяхәт формасында уздырылды. Үткәндәге вакыйгалар гаиләләр тарихы, чистайлылар язмышы белән үрелеп барды. Укучылар сугышның һәр гаиләгә кагылуы турында сөйләделәр. "Бөек Ватан сугышы сәхифәләре бөек полководецлар истәлекләреннән тыш гади кешеләр, безнең әби-бабайларыбыз хәтирәләре белән дә язылган" – дип нәтиҗә ясады тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Лариса Антонова. Гимназиядә Хәтер китабы бар, аның битләре гаилә архивларыннан яңа материаллар белән тулылана бара.

Фәрит Мөхәммәтшин да үз гаиләсе тарихы белән уртаклашты. Парламент башлыгы сугышны иңләп буйлаган фронтовик әтисе, элемтәче Хәйрулла Динкәй улы турында сөйләде. «Әти сугыш турында искә алырга, фронттагы һәм тылдагы авырлыклар турында сөйләргә яратмый иде, - диде ул, - Безгә, сугыштан соң туган буынга, әти-әниләрдән күчкән хисләр тынычлыкны һәрдаим яклау кирәклеге турында кисәтеп тора".

Хәйрулла Динкәй улы махсус блокнотта фронт язмалары алып бара. Фәрит Мөхәммәтшин еш кына ул язмаларны укый икән. «Бу кешеләр үзләре өчен түгел, бәлки Җиңү өчен, киләчәк буыннар бәхетле тыныч тормышта яшәсеннәр өчен көрәшкәннәр", – диде парламент башлыгы һәм соңгы вакытларда кайберәүләрнең тарихи дөреслекне бозып, Совет армиясенең фашизмны җиңүдә ролен кечерәйтеп күрсәтергә тырышуларын әйтте. "Безнең миссия – бер генә ветеранны да игътибарсыз калдырмау, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, – вакыт хатирәләрне җуя бара, мондый очрашулар, парламент дәресләре әлеге сугыш сабакларын искә төшерергә, уйланырга мәҗбүр итә".

Тарихи вакыйгалардан соң мәктәп укучылары гражданлык мәсьәләсенә күчтеләр. Нәрсә ул граждан булу? Алар сөйләшүгә Дәүләт Советы Рәисен дә чакырдылар. Парламент һәм аның эшчәнлеге, кайнар бәхәсләр хакында сөйләштеләр. Дәрес ахырында Фәрит Мөхәммәтшин гимназистларның укуында уңышлар, башлаган эшләренең, якты хыялларының тормыш ашуын теләде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Гаилә фотоальбомы
Хатыны Луиза Әкрәм кызы белән
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.