Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин: «Социаль-икътисади үсеш өлкәсендә Чистай районында шактый алга китешләр бар»

Фәрит Мөхәммәтшин: «Социаль-икътисади үсеш өлкәсендә Чистай районында шактый алга китешләр бар»

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чистай районында эш сәфәрендә булды, район советы сессиясендә катнашты.

Чистайда Фәрит Мөхәммәтшин индустриаль мәйданда урнашкан предприятиеләр – «Территория успеха» теплица хуҗалыгын, «КамЛит» һәм «Чистай пластмасс заводы» ачык акционерлык җәмгытьләре эшчәнлеге белән танышты.

Район Советы сессиясендә район башлыгы Дмитрий Иванов еллык башкарган эшләргә хисап ясады. Социаль-икътисади үсеш рейтингында район 9 баскычка күтәрелгән – 30 урында тора. Социаль яктан мөһим предприятиеләр буенча сәнәгать җитештерүе индексы 111,9% тәшкил итә (республика күләмендә – 101%). Эшсезлек күләме - 0,40% (ТР буенча– 0,54%).

Дмитрий Иванов илкүләм проектлар һәм социаль «президент» программаларын тормышка ашыру мәсьәләсенә аерым тукталып узды. Биш ел эчендә районда 120 км юл төзекләндерелгән, яктырту челтәрләре яңартылган, 9 ял паркы һәм сквер төзелгән. Күп кенә санда социаль объектлар, шул исәптән балалар поликлиникасы төзелгән.

«Иң авыры халыкны авария хәлендәге торактан күчерү программасын тормышка ашыру булды, әмма без аны башкарып чыктык, - диде Дмитрий Иванов, - бездә бернинди уңайлыклар булмаган авария хәлендәге йортлар бик күп иде, меңнән артык гаилә яңа заманча йортларга күчерелде. Моның өчен 12 йорт төзелде, яңа бистә барлыкка килде, хәзер инде 800 урынлык мәктәп төзелеп ята».

Парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында Чистай районында салым базасын киңәйтү өлешендә уңай үзгәрешләр күп, дип билгеләп үтте. Алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резидентлары яңа эш урыннары булдыра, көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерә.

Бер үк вакытта районда авыл хуҗалыгы күрсәткечләренең кимүе күзәтелә. Терлек һәм кош ите җитештерү 88 процентка кадәр, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эре мөгезле терлекләр саны 97 процентка кадәр, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең акчалата кереме 91 процентка кадәр кимегән. «Бу сезнең кулдан ычкындырылган мөмкинлекләрегез, гамәлгә ашырылмаган резервлар, гәрчә ярдәм булса да», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

ТР Дәүләт Советы Рәисе кече хуҗалыклар үсешенә аерым тукталды. Республикада фермерларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән күп кенә дәүләт программалары гамәлгә ашырыла. «Сүз авыл хуҗалыгы җитештерүе турында гына бармый. Без авылны саклап калырга, авыл халкының эш активлыгын арттырырга ярдәм итәргә кирәклеген аңлыйбыз, һәм 2020 елга авыл җитештерүчеләренә грант ярдәме өстенлекле булып калачак, — дип аңлатты республика парламенты башлыгы.

Сәламәтлек саклау өлкәсендәге проблемаларны анализлап, Фәрит Мөхәммәтшин республика бюджетының поликлиникаларны капиталь төзекләндерүгә, фельдшер-акушерлык пунктлары төзүгә зур күләмдә акча тотуын билгеләп үтте. Россиядә РФ Президенты Владимир Путин инициативасы буенча «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. Әмма бу программалар табибларның һәм медицина персоналының җитмәве сәбәпл тукталып кала.

Фәрит Мөхәммәтшин район активы белән сөйләшүдә илкүләм проектларны, ТАССРның 100 еллык һәм Җиңүнең 75 еллык юбилейларын, Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертүне читләтеп уза алмады. Эш төркеме әгъзасы буларак, Фәрит Мөхәммәтшин иҗтимагый фикер алышулар, алда торган гомумроссия тавыш бирүләре турында сөйләде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

По стопам отца
Когда рекорд не важен
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.