Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин: “Мамадыш районы республиканың социаль-икътисадый үсешенә лаеклы өлеш кертә”

Фәрит Мөхәммәтшин: “Мамадыш районы республиканың социаль-икътисадый үсешенә лаеклы өлеш кертә”

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мамадыш муниципаль районында эш сәфәрендә булды, анда ул район Советы утырышында катнашты. Парламентарийлар районның 2019 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясадылар һәм 2020 елга бурычлар билгеләделәр.
Утырыш башланганчы республика парламенты башлыгы район башлыгы Анатолий Иванов озатуында "Мамадыш" совхозы бистәсендә булды һәм Красногорский урта мәктәбен карады. Фәрит Мөхәммәтшин педагоглар һәм укучылар белән аралашты, өстәмә белем бирү шартлары белән кызыксынды.

Мәктәптә 9 түгәрәк эшли, өстәмә белем бирү дәресләре оештырылган, аларда укучыларның күпчелеге шөгыльләнә. Укучылар район һәм республика ярышларында, конкурсларда һәм олимпиадаларда актив катнашалар. 2019 елда республика чараларында алар 32 призлы урын яулаганнар.

Узган елдан мәктәп "Мәгариф" илкүләм проекты кысаларында "Үсеш ноктасы" проекты буенча эшли. Мәктәптә технология, информатика, тормыш куркынычсызлыгын саклау, шахмат мәйданчыгы, медиа-зона һәм коворкинг кабинетлары җиһазланган. Балалар Фәрит Мөхәммәтшинга үзләре төзегән роботларны күрсәттеләр. Республика парламенты җитәкчесе «Үсеш ноктасы» проекты ярдәмендә авыл һәм кече шәһәрләр мәктәпләрендә югары технологияле кабинетлар һәм үз-үзеңне үстерү зоналары ачылуын әйтеп, шул рәвешле укыту һәм тәрбия эшендә яңа ысуллар кертү өчен шартлар тудырыла. Бүген республиканың төрле районнарында шундый 97 «үсеш ноктасы» ачылды инде. "Бу балаларыбызның үсеше өчен уникаль мөмкинлекләр тудыра, - дип саный Фәрит Мөхәммәтшин, - мамадышлылар инде "иртәгәсе көн"гә карый".

Мамадыш муниципаль районы Советы сессиясен район башлыгы Анатолий Иванов ачты, ул 2019 елда муниципаль районның вәкиллекле органы эшчәнлеге турында хисап тотты һәм 2020 елга бурычлар турында сөйләде.

Район башлыгы сүзләренә караганда, республика муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеш рейтингында район 7 пунктка күрсәткечләрне яхшырткан һәм шәһәр һәм авыл халкы яши торган 18 район арасында 20 нче позицияне һәм 4 нче урынны алган. Тулаем төбәк продукт 11%ка арткан һәм 11 млрд. 250 млн. сум тәшкил иткән. Авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме 3 млрд. 450 млн. сумга җиткән, узган елга карата 123% арткан. Сәнәгать продукциясе 8 млрд. 400 млн. сумга сатылган.

Район аграр секторда заманча технологияләр кертү буенча алдынгылар рәтендә тора. Район игенчеләре өчен узган ел соңгы егерме ел эчендә иң уңышлылардан булды. Бөртеклеләр 132 мең тонна җыелган, уртача уңыш гектардан 34,5 центнер тәшкил итә.

2019 елда Мамадыш муниципаль районы «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы тирәлек булдыру буенча бөтенроссия бәйгесендә җиңүче булды.

Районда республикада һәм Россия төбәкләре арасында үзара мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлтелгән милли бәйрәмнәр уздырыла. Ел саен уздырыла торган «Питрау» республика керәшен мәдәният бәйрәмендә Татарстан районнарыннан һәм Россиянең күп кенә төбәкләреннән 40 меңнән артык кунак катнашкан. 2019 елда удмурт мәдәниятенең «Гырон-Быдтон» республика бәйрәме үткәрелгән.

Утырышка йомгак ясап, Фәрит Мөхәммәтшин Мамадыш районының республиканың социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш кертүен билгеләп үтте. Республиканың 45 муниципаль берәмлеге рейтингында 20 нче урын - ныклы урталык. Әмма, Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, районда эшлисе эшләр шактый.

Республика парламенты башлыгы сәламәтлек саклау өлкәсендәге проблемаларга игътибар итте. Республика бюджеты поликлиникаларны капиталь төзекләндерүгә күп кенә акча бирә, моннан тыш, районнарда фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә. Әйтик, узган ел Албай авылында ФАП төзелгән. Шуңа да карамастан, табиблар җитмәү мәсьәләсе актуаль булып кала бирә. Табиб хезмәтләренең кайбер төрләренең җитмәве турында да мөрәҗәгатьләр бар.

Дәүләт Советы Рәисен районда җинаятьчелекнең торышы да борчый. Бу күрсәткеч буенча Мамадыш республикада 18 урында тора.

Республика парламенты җитәкчесе илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга аерым тукталды. Узган ел Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 27,2 млрд. сум акча бирелгән. Якындагы ике елда республикага тагын 69 млрд. сум керергә тиеш. «Моңарчы күрелмәгән финанслау бара, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, - юлларны төзәтү һәм төзү, ишегалларын яңарту мөмкинлеге бар».

Республика парламенты башлыгы Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча зур эшләр башкарылуы турында да сөйләде (ул үзе эш төркеме әгъзасы булып тора). Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, җирле үзидарә органнары хакимиятнең бердәм системасының аерылгысыз өлешенә әверелергә тиеш. Муниципалитетларның үз салым базасы булырга тиеш. Бу тезис залда алкышлар белән каршы алынды.

Киләсе ел - ТАССРның 100 еллыгы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы - истәлекле юбилейлар елы, дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин. “Безнең бурыч - бер генә ветеранны да игътибардан читтә калдырмау”, – диде республика парламенты башлыгы һәм чарада катнашучыларны хезмәт фронтында, сугыш кырларында Бөек Җиңү яулауга үз өлешен керткән һәр кешене коллективларда, район һәм республика чараларында хөрмәтләргә чакырды.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов югары планканы билгеләде - тулаем төбәк продуктның елына кимендә 5%ка үстерү бурычын куйды, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, журналистлар белән аралашканда, – мондый икътисадый потенциал булганда, җитештерү тармагына инвестицияләр җәлеп итүелгәндә куелган максатка ирешергә мөмкин. Булган барлык резервларны эшкә җигәргә кирәк. Һәр муниципалитетның әлеге бурычны хәл итүгә өлеше кертүе мөһим».

Утырыш ахырында Фәрит Мөхәммәтшин район алдынгыларына республика дәүләт бүләкләрен һәм Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Рәсми фотографияләр
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.