Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Каманың сәнәгать предприятиеләрен социаль җаваплы булырга чакырды

Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Каманың сәнәгать предприятиеләрен социаль җаваплы булырга чакырды

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Камада булды, анда ул 2019 ел нәтиҗәләре буенча шәһәр һәм район Советларының хисап сессиясендә катнашты.
Утырышка кадәр Фәрит Мөхәммәтшин район башлыгы Айдар Метшин озатуында Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында булды.

Театр 1989 елда “Түбән Кама Нефтехим” ачык акционерлык җәмгыяте каршындагы яшьләр эксперименталь татар театр-студиясе буларак төзелә, 2012 елда аңа күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллин исеме бирелә. Шул еллар эчендә театрда 80 нән артык спектакль куела. Узган ел театр үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан бинада капиталь ремонт үткәрелгән, яңа тамашачылар залы, декорация склады, рәссамнар остаханәсе җиһазланган. Кунаклар шулай ук балалар театрында тәрбияләнүчеләр дәресендә булдылар.

Районның милли-мәдәни оешмалары ТАССР ның 100 еллыгына һәм Халыкара туган тел көненә багышланган концерт программасын тәкъдим иттеләр. Парламент җитәкчесе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чарада катнашучыларны һәм кунакларны сәламләп, республиканың Түбән Кама кебек чагыштырмача яшь шәһәрләре дә инде күп милләт вәкилләре өчен туган йорт булырга өлгерде дип билгеләп үтте.

Сессиядә Айдар Метшин Түбән Кама районының 2019 елда социаль-икътисади үсеше һәм 2020 елга бурычлар турында доклад ясады. Ул чыгышын демографик вәзгыятьтән башлады, Түбән Кама, Казан һәм Яр Чаллы белән беррәттән, республиканың гаилә-демографик үсеше өлкәсендә иң югары күрсәткечләргә ия шәһәрләр өчлегендә булуын билгеләп үтте. Шәһәрдә халыкның табигый артуы тенденциясе саклана, бу аның 276 мең кешегә кадәр артуын тәэмин иткән. Узган ел 3 меңгә якын бала туган, 1,5 мең пар яңа гаилә корган, аерылышучылар саны 4 процентка кимегән. 2019 ел нәтиҗәләре буенча районда уртача хезмәт хакы 4,6 процентка арткан һәм 42,3 мең сум тәшкил иткән.

Ике ел эчендә 4,1 млрд. сумлык инвестицияләр кертүне планнаштырган һәм 800 яңа эш урыны булдырылган 10 предприятие “Түбән Кама" социаль-икътисадый үсеше алдан билгеләнә торган территория резиденты статусын алган. Районда 44 млрд. сумлык 60 инвестиция проектын гамәлгә ашыру планлаштырыла, алар өстәмә рәвештә 7,5 мең яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Айдар Метшин шулай ук төзелеш, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, мәгариф, экология өлкәсендәге казанышлар турында сөйләде. Районда яшь буын белән эшләүгә зур игътибар бирелә.

Авыл хуҗалыгы турында сөйләгәндә, район һәм шәһәр быел Түбән Кама территориясендә ЭкоАгропромпарк ачылачак дип белдерде. Ул кече хуҗалыклар продукциясен сатуның төп ноктасы булачак, ә халык арзанлы бәядән югары сыйфатлы продукция сатып алу мөмкинлеге алачак.

Дәүләт Советына сайлау кампаниясе чорында “Бердәм Россия”нең җирле бүлекчәсе адресына иң кискен мәсьәлә булып авыл җирлекләре эчендә юлларның начар торышы мәсьәләсе әйтелде, дип басым ясады Айдар Метшин. Ул республика җитәкчелегеннән авыл юлларын ремонтлауга бүлеп бирелә торган финанс чаралары күләмен арттыру мөмкинлеген карауны сорады.

Шәһәрдә шулай ук җәмәгать транспорты өлкәсендә дә мәсьәлә кискенләшкән. Белгечләр белән фикер алышканнан соң шәһәр җитәкчелеге транспорт реформасын уздыру кирәклеге турында нәтиҗәгә килгән. Ул маршрут челтәрен, билет сәясәтен яңадан карауны, пассажирлар транспортын оештыруның яңа системасын булдыруны күздә тота.

Районда җәмәгать урыннарын үстерүгә зур игътибар бирәләр. Түбән Камада подъездларны ремонтлау буенча муниципаль программа эшли. 2011 елдан 2019 елга кадәр агымдагы ремонт хисабына 2,5 мең подъезд тәртипкә китерелгән.

Сессия барышында Айдар Метшин аларга 50 метрлы бассейн төзелешен финанслау мәсьәләсендә ярдәм сорады. Моның өчен шәһәрдә барлык инфраструктура мөмкинлекләре һәм, барыннан да элек, ихтыяҗ зур.

Үз чыгышында Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Кама районының Татарстан уңышлары исәбенә зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

"Түбән Кама күп векторлы икътисадлы сәнәгать үзәге. Биредә күп кенә предприятиеләр тупланган. Биредә нинди атмосфера, хуҗалык итүче субъектлар тарафыннан нинди эшләр башкарыла, тулаем алганда, республика уңышы шуңа бәйле", - диде ул.

Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, нәкъ менә Түбән Кама 97-98 процентка кадәр нефть эшкәртү мөмкинлеге булган ТАНЕКО заводын төзи алган икән, бу инде шәһәрнең һәм инженер-техник кадрларның потенциалы турында сөйли.

Дәүләт Советы Рәисе игътибарын Түбән Кама районының узган елда социаль-икътисади үсеш рейтингында 7нче урыннан 6 га күтәрелүенә юнәлтте, узган елда үсеш шулай ук бер позициягә - 8 дән 7 урынга күтәрелгән булган.

Парламент җитәкчесе авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уңай күрсәткечләргә дә игътибар бирде. Монда уңыш, республикага караганда югарырак, сөт җитештерү дә арткан. Шул ук вакытта терлек, кош-корт, мөгезле эре терлекләр саны кимегән. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, республикада авыл хуҗалыгын, шул исәптән шәхси хуҗалыкларны үстерүгә зур ярдәм күрсәтелә.

Парламент җитәкчесе сәламәтлек саклау өлкәсендәге проблемалар хакында да әйтеп, район җитәкчелеген халыкның медицина хезмәтләренең сыйфатыннан канәгать булмавы турында искәртте.

Кабинетларның югары квалификацияле кадрлар белән комплектланган булуы мөһим, дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. Табиблар җитмәү проблемасын хәл итү өчен ул студентларны "максатчан" укуга җәлеп итәргә, бүген аеруча мөһим һәм кирәкле юнәлешләр буенча белгечләрне кабаттан әзерләүгә игътибар итәргә тәкъдим итте.

Парламент җитәкчесе билгеләп үткәнчә, районда җинаятьләр саны арткан. Ул яшьләрне, диструктив көчләр йогынтысына эләкмәсен өчен, файдалы шәгыльләргә җәлеп итүнең нәтиҗәле формаларын уйларга тәкъдим итте.

ТР Дәүләт Советы Рәисе гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләүнең мөһимлеге хакында, республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында "Безнең ишегалды" программасы кысаларында масштаблы эш алып барылуы, халыкның тормыш сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән илкүләм проектларны тормышка ашыру турында сөйләде.

Узган ел Татарстанда милли проектларга 27,2 млрд. сум җибәрелгән, шул исәптән 19,8 млрд. сум федераль бюджеттан булган. 2020-2022 елларда тагын 69 млрд. сум көтелә, шуның 43,7 млрд. сумы федераль үзәктән бирелергә тиеш. Илкүләм проектлар депутатлар корпусының кайгыртучанлыгы һәм җаваплылыгында тормышка ашырыла, дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе.

Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем әгъзасы буларак, РФ Президенты Владимир Путинның Юлламасы турында сөйләгәндә, халыкның тормыш дәрәҗәсен һәм сатып алу сәләтен күтәрүнең мөһимлеге турында әйтте. Ул РФ Президентының социаль инициативаларын хупларга чакырды.

ТР Дәүләт Советы Рәисе, Түбән Кама сәнәгать предприятиеләре дә, "Татнефть" нефть гиганты кебек, үзендә социаль җаваплылык тоярга тиеш дип белдерде.

Соңыннан Фәрит Мөхәммәтшин район активына һәм депутатлар корпусына республиканың көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру буенча җитди эш алып барулары өчен рәхмәт белдерде һәм 2020 елның яңа уңышлар елы булачагына ышаныч белдерде. Аннары ул Түбән Кама ветераннарына Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан беренче юбилей медальләрен тапшырды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Клуб - 21
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.