Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Төбәкләрнең теләсә нинди закон чыгару инициативасы РФ Дәүләт Думасы депутатларының аерым кайгырту предметы булырга тиеш, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин

Бүген Дәүләт Советында парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә узган киңәшмәдә Татарстан Дәүләт Советының РФ ФС Дәүләт Думасы каравына кертелгән закон чыгару инициативалары турында сөйләштеләр..

"Субъектларның закон чыгару инициативалары һәм субъектларның мөрәҗәгатьләре — төбәк парламентларының РФ Дәүләт Думасы белән үзара хезмәттәшлегенең яхшы инструменты. Һәм мондый формат безнең өчен мөһим, чөнки без төбәкләр өчен актуаль булган сорауларны күтәрәбез, алар региональ закон чыгаручы тарафыннан хәл ителә алмый һәм аларны федераль закон чыгаручыга җиткерәбез», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Татарстанның закон чыгару инициативаларының шактые федераль кануннарга кертелгәнен искәртте. Алар арасында — кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә махсус рөхсәттән башка төзәтү колонияләре һәм тикшерү изоляторына йөрергә рөхсәт итү, снюсларны сатуны тыю турындагы инициатива.

Киңәшмәдә РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов әйтүенчә, бүген парламентның түбән палатасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге, әйләнә-тирә мохитне саклау, алкоголь продукциясен җитештерүне һәм аларның әйләнешен дәүләт тарафыннан җайга салуга, административ җаваплылык, экология күзәтчелеге өлкәсендә законнарны камилләштерүгә юнәлдерелгән 13 закон проекты төрле стадияләрдә карала.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатларын республика закон чыгару инициативаларын алга әйдәү эшен активлаштырырга чакырды. "Төбәкләрнең теләсә нинди закон инициативасы Дәүләт Думасы депутатларының аерым кайгырту предметы булырга тиеш", - дип саный республика парламенты башлыгы.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Люди и события
После встречи Секретаря Президиума Генерального Совета партии “Единая Россия” Вячеслава Володина с городским активом партии в Казанской ратуше. 6 октября 2010 г.
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.