Дәүләт Советы эксперт советлары эшчәнлеген активлаштырыга ниятли
Дәүләт Советы эксперт советлары эшчәнлеген активлаштырыга ниятли |
|
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламентның эксперт советлары рәисләре һәм профиль комитетлары җитәкчеләре белән очрашты. Нәтиҗәлелекне арттырырга, эшнең яңа формаларын табарга, проблемаларны тикшергән вакытта формальлектән качарга – парламент башлыгы эксперт советы алдына әнә шундый бурычлар куйды.
Эксперт советлары Дәүләт Советының барлык сигез комитетында да булдырылган. Аларның составына дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, иҗтимагый берләшмәләр, фәнни учреждениеләр, һөнәри берләшмәләр вәкилләре кергән.. Эксперт советлары консультация-киңәшмә органнары булып тора һәм иҗтимагый башлангычларда эшлиләр.
Парламент башлыгы бүгенге көндә закон чыгару процессының эксперт бергәлеге белән хезмәттәшлектән башка мөмкин түгеллегенә кат-кат басым ясады. Бишенче чакырылыш Дәүләт Советы эшләгән вакытта беренче тапкыр оештырылган эксперт советлары закон чыгару инициативалары хакында фикер алышу өчен яхшы мәйданчыкка әверелде һәм үзләренең нәтиҗәлелеген раслады, дип искәртте парламент башлыгы. «Без экспертлар җәлеп итү аркасында закон чыгару эшчәнлегендә катнашучыларның даирәсен киңәйттек. Хәзер комитетлар экспертлар советы институтын үз эшендә актив куллана. Сезнең зур тәҗрибәгез законнарны әзерләгәндә китү ихтималы булган хаталарны булдырмаска мөмкинлек бирә», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Бүгенге очрашуда узган елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды һәм киләсе елга бурычлар билгеләнде. «Безнең бурыч - Татарстан кабул итә торган закон актларын җентекләп эшләү, - дип ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе, - сезне инициативалар турында актив фикер алышулардан тыш кешеләр белән эшләргә, республика законнарының яңалыкларын аңлатырга, татарстанлыларны илкүләм проектларны тормышка ашыруга җәлеп итәргә чакырам».
Комитет утырышларында карала торган закон проектларына экспертларның фикерен исәпкә алырга мөмкин булсын өчен, эксперт советлары профиль комитетлары утырышлары алдыннан җыелырга тиеш, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин.
Утырышта сүз Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча хәзерге вакытта алып барыла торган эш турында да барды. Гомумән алганда, Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасында яңгыраган тәкъдимнәре халык тарафыннан хуплана. Халык тавыш бирүен 22 апрельдә уздыру планлаштырыла. Апрель башында төзәтмәләр Конституция законын икенче укылышта карау өчен Дәүләт Думасына кертеләчәк. Төзәтмәләр турында үз фикерләрен субъектлар да әйтергә тиеш булачак.
Моннан тыш, Дәүләт Советы Рәисе искәртеп узганча, сентябрь аенда республикада барлык 956 муниципаль берәмлектә 7 мең 723 депутат сайлау бурычы тора. Аның әйтүенчә, шул исәптән экспертлар советы катнашында да, зур эшләр башкарасы бар.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Кирегә
|