Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Татарстан үзмәшгульләре федераль дәрәҗәдә яклау сорый

Татарстан үзмәшгульләре федераль дәрәҗәдә яклау сорый
Бүген Казанда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының 14 нче киңәйтелгән утырышы узды. Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, шулай ук бизнес бергәлегенең 200дән артык вәкиле катнашты.

Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов, Эшмәкәрлек советы бизнесның актуаль мәсьәләләрен хәл итү өчен яхшы мәйданчык булып тора дип белдерде. "Кайбер мәсьәләләрне без төбәк дәрәҗәсендә хәл итәбез, кайберләрен федераль коллегаларга җиткерәбез. Барлык мәсьәләләр эшкуарлык бергәлеге белән бергә эшләнә, экспертлар җәлеп ителә. Бу рәвешле эшчәнлек үз нәтиҗәсен бирер дип ышанам», - дип басым ясады ул.

Утырыш барышында ТР Президенты тарафыннан йөкләмәләр бирелгән актуаль мәсьәләләр каралды.

Үзмәшгуль Рафаиль Хәсәнов, маркировканың яңа кагыйдәләрен кертү аркасында, кием-салым һәм аяк киемнәре җитештерүче үзмәшгульләрнең үз эшчәнлекләрен туктатырга мәҗбүр булачакларына яисә яңадан кануннарны читләтеп узу ягын караячакларына игътибарны юнәлтте.

Эш шунда ки, һөнәри керемгә салым турындагы закон үз-үзләренә эшләүчеләргә мәҗбүри маркировкаланырга тиешле товарларны җитештерүне һәм сатуны тыя. 2019 елдан маркировкага текстиль, парфюм һәм аяк киеме кертелгән. Үз-үзләрен эш белән тәэмин итүчеләр мондый товарларны сатарга хокуксыз икән, ташламалы салым режимыннан файдаланучылар азаячак, дип билгеләп үттеләр бүгенге утырышта катнашучылар.

Әлеге мәсьәләне хәл итүнең ике юлы бар, дип билгеләп үтте бу нисбәттән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов. Мәҗбүри маркировкаланырга тиешле товарларның исемлеген үзгәртергә яисә законның үзен үзгәртергә кирәк булачак.

"РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы (шул исәптән безнең инициатива буенча да) һөнәрчеләр һәм үз-үзләрен эш белән тәэмин итүчеләр җитештергән товарларны төшереп калдыру өчен әлеге исемлекне төгәлләштерү турында күрсәтмә эшләде. Глобаль карар - үзмәшгульләргә маркирланган әйберләрне җитештерү һәм аларны сатуны тыя торган законны үзгәртү», - дип билгеләп үтте Альберт Кәримов.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының федераль дәрәҗәдә закон чыгару инициативасы белән мөрәҗәгать итә алу мөмкинлеге булуын әйтте.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мәҗбүри маркировкалы товарлар исемлеген үзгәртү буенча Дәүләт Думасының профильле комитеты белән сөйләшүләр алып барылуын, бу нисбәттән эш башлануын хәбәр итте.





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Клуб - 21
Клуб элитасы (сулдан уңга: Ә.Гобәйдуллин, Р. Миңнеханов, Ф.Мөхәммәтшин, И.Метшин)
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.