Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин республиканың тармак профсоюзлары җитәкчеләре белән очрашты

Фәрит Мөхәммәтшин республиканың тармак профсоюзлары җитәкчеләре белән очрашты
Бүген Дәүләт Советы Рәисе, Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем әгъзасы, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Профсоюзлар федерациясенә керүче тармак профсоюзлары җитәкчеләре белән очрашты. Парламент җитәкчесе профсоюз хәрәкәте лидерлары белән илнең Төп законына кертелә торган төзәтмәләр турында фикер алышты. Моннан тыш, очрашу кысаларында «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге һәм Татарстан Профсоюзлар федерациясе арасында хезмәттәшлек һәм үзара багланышлар турында килешү имзаланды.

"Татарстанның һөнәри берлекләр хәрәкәте Россиядә иң күпсанлылардан исәпләнә, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин очрашуны ачып, - төрле предприятиеләрдә эшләүчеләрнең социаль хәле, хезмәтне саклау һәм хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итү нәкъ менә сезнең ничек эшләвегезгә бәйле". Республика парламенты башлыгы узган ел ахырында Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәләренең Координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Килешү имзалануын искәртте. Мондый килешүләр республикада 2007 елдан бирле имзалана. «Болай рәвешле эшләү хезмәт коллективлары белән хезмәттәшлек итәргә, көнүзәк бурычларны хәл итү өстендә бергәләп эшләргә мөмкинлек бирә», - дип саный Фәрит Мөхәммәтшин.

Бүген Профсоюзлар федерациясе 4996 беренчел профсоюз оешмасын берләштерә, алар 775 138 кешене берләштерә. Яшьләр советы эшли.

Фәрит Мөхәммәтшин кыскача гына 2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның төп макроикътисадый күрсәткечләрен әйтеп узды һәм аларның уңай динамика күрсәтүен искәртте. «Татарстан Президенты тарафыннан зур бурыч - икътисадның еллык үсешен кимендә 5% итү бурычын куелды – диде ул, – без барыбыз да аны гамәлгә ашыруга кушылырга тиеш».

Республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин «Татарстан бу процесска актив кушылды» дип билгеләп үтте, республика муниципалитетларында халык белән очрашулар уза, проектлар актив тикшерелә.

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү турындагы тәкъдимнәрне әзерләү буенча эшче төркем эшчәнлегенә аерым тукталды. "1993 елда кабул ителгән Конституция үз миссиясен үти - Россиянең күпмилләтле халкын берләштерү, илнең күп кенә уңышлары Төп канунда язылган нигезләмәләр белән бәйле, - дип билгеләп үтте республика парламенты башлыгы, - төзәтмәләр өстендә эш киеренке барды, дискуссияләр күп булды".

Үзгәрешләр Конституциянең халыкара шартнамәләр таләпләреннән һәм халыкара органнар карарларыннан өстенлеген билгели. Кертелә торган үзгәрешләр нигезендә федераль парламентарийлар, министрлар, судьялар, РФ субъектлары җитәкчеләре чит ил гражданлыгы яисә чит дәүләт территориясендә даими яшәргә мөмкинлек бирә торган башка төрле документ ала алмыйлар.

Хакимиятнең бердәм системасы принциплары беркетелә. Җирле үзидарәнең вәкаләтләре һәм мөмкинлекләре арта. Муниципалитетларга тапшырылган вәкаләтләрне гамәлгә ашыру өчен финанс ресурслары белән тәэмин итү мәсьәләсе һәм аларның салым базасын ныгыту, Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, федераль законнар кысаларында хәл ителәчәк.

Һичшиксез, профсоюзлар тарафыннан социаль юнәлештәге төзәтмәләр яклау алды, алар нигезендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме яшәү минимумыннан түбәнрәк була алмый, шулай ук пенсияләрнең еллык индексациясе гарантияләнә.

Туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләсе бәхәсле булып чыкты. Фәрит Мөхәммәтшин бу теманы эшче төркем әгъзаларының Россия Президенты белән очрашуында күтәрде. Владимир Путин тел һәм этник төрлелекне конституцион яклау идеясен хуплады. “Күпмилләтле һәм төрле телләрдә сөйләшүче халыкларның бергә яшәүләре – илебезнең уникальлеге”, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүе 22 апрельдә булачак. Төп законга каралган үзгәрешләр парламент тарафыннан гомумроссия тавыш бирү нәтиҗәләре буенча гына үз көченә керә алачак. Гомумән алганда, республика профсоюзлары тәкъдим ителгән үзгәрешләрне хуплый. Моннан тыш, тәкъдимнәрнең бер өлеше профсоюзларның үзләре тарафыннан кертелгән.

Бүгенге очрашуда "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге һәм Татарстан Профсоюзлар федерациясе арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка ТР Дәүләт Советы Рәисе, партиянең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева кул куйды.

“Социаль әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итү буенча профсоюзларның һәм Татарстан бердәмроссиялеләренең уртак эшләве инде яхшы традициягә әйләнде, - диде Елена Кузьмичева, – безнең максат бер – хезмәт ияләренең тормыш дәрәҗәсен үстерү, гражданнарның социаль-хезмәт хокукларын яклау”.

Документ партия һәм профсоюзларның үзара хезмәттәшлегенең төрле рәвешләрен күздә тота, аерым алганда, – уртак проектлар, конференцияләр, форумнар, семинарлар, киңәшмәләр, «түгәрәк өстәлләр» оештыру һәм үткәрү. Килешү бер елга имзаланган һәм яклар теләгәндә озайтылырга мөмкин.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Гаилә фотоальбомы
Хатыны Луиза Әкрәм кызы белән
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.