Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин илкүләм проектлар акчасын куллануны катгый контрольдә тотарга өндәде

Фәрит Мөхәммәтшин илкүләм проектлар акчасын куллануны катгый контрольдә тотарга өндәде

6 март 2020 ел., җомга 13:40 Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен акчаны файдалануга карата халык һәм партия катгый контроле урнаштырырга өндәде. Бу хакта парламент башлыгы һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе Төбәк сәяси советы президиумы комиссиясенең киңәйтелгән утырышында белдерде.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов илкүләм проектларга җитди игътибар бирә — бу бөтен илгә һәм Татарстанга тәкъдим ителгән уникаль мөмкинлек. Элек көнүзәк мәсьәләләрне хәл итү өчен мондый акча юк иде. Безнең бурыч — илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда лидерлар булу, һәм әлегә без моңа ирешәбез», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Аның сүзләренчә, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру — ул «территорияләрне яңарту, тормышның кайбер юнәлешләрен яңа дәрәҗәгә күтәрү өчен уникаль мөмкинлек».

«Илкүләм проектлар темасы бүген беренче урында тора. Ул теләсә кайсы дәүләт яки муниципаль хакимиятнең һәр җитәкчесенең көн тәртибендә булырга һәм һәрвакыт контрольдә булырга тиеш, — диде парламент башлыгы.

Мөхәммәтшин 2020 елдан 2024 елга кадәр Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 69 млрд сум юнәлдерү планлаштырылуын искәртте, шуларның 43,7 млрд сумы — федераль акчалар.

Татарстанда быел илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 25,7 млрд сум тотылачак. Республика 11 илкүләм проектта катнаша, алар кысаларында 50 төбәк проекты гамәлгә ашырылачак.

"Татар-информ" МА язмасы буенча





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Люди и события
Участники саммита глав СНГ на экскурсии по Казанскому Кремлю в дни празднования 1000-летия Казани. 26 августа 2005 г.
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.