Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә эш сәфәрендә

Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә эш сәфәрендә

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә эш сәфәрендә булды, анда ул партиянең Генераль советы Секретаре Андрей Турчак җитәкчелегендәге селектор киңәшмәсендә катнашты, шулай ук берничә очрашу үткәрде.

Бердәмроссиялеләр катлаулы эпидемиологик вәзгыять шартларында башкарылачак эшләр стратегиясе турында фикер алыштылар. Фәрит Мөхәммәтшин, партиянең төбәк бүлекләре һәм башкарма комитетлар, җәмәгать кабул итү субъектлары җитәкчеләре катнашында үткәрелгән селектор киңәшмәсе йомгакларына аңлатма биреп, һәр төбәктә җәмәгать кабул итү бүлмәләре базасында үзара ярдәм челтәре төзеләчәген билгеләп үтте. Гражданнар, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләр кибетләргә, даруханәләргә, халык күп җыела торган урыннарга йөрмәсен өчен шартлар тудыру мөһим, дип саный республика парламенты башлыгы.

Моннан тыш, Фәрит Мөхәммәтшин бүгенге вәзгыять турында таратыла торган уйдырмаларга каршы объектив һәм тикшерелгән мәгълүматны халыкка җиткерергә кирәк, дип басым ясады. Шулай ук киңәшмәдә сүз 22 апрельгә планлаштырылган Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүе турында барды.

Бүген Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хезмәткәрләре белән дә очрашты. Парламент җитәкчесе республика алдында торган агымдагы бурычлар турында фикер алышты, шулай ук вәкиллек хезмәткәрләренә аларны хәл итүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. «Сезнең актив эшчәнлегегез республика җитәкчелегенең Татарстан үсешенә юнәлтелгән зур бурычларны тормышка ашырырга ярдәм итә. Без һәрвакыт үз алдыбызга яңа максатлар куябыз, аларны тормышка ашыруда сезнең ярәмегез бик тә мөһим - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, вәкиллек хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп, - Сез Татарстанның Мәскәүдә йөзе булып торасыз. Тулы вәкаләтле вәкиллек дәүләт хакимияте органнары тарафыннан ихтирамга ия. Сезнең тарафтан башкалада якташларыбызны берләштерү буенча да зур эш башкарыла».

Республика парламенты башлыгы Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге Россия Федерациясе төбәкләре арасында беренчеләрдән булып оештырылды һәм бу карар үзен тулысынча аклады, дип белдерде.

Тантаналы шартларда Фәрит Мөхәммәтшин вәкилллекнең оештыру бүлеге җитәкчесе Лилия Лобовага «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшырды. Бүләкләү турындагы Указны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган. Әлеге дәүләт бүләге «һөнәри эшчәнлектәге югары казанышлар һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен» бирелә. ТРның РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Лилия Лобова 27 елдан артык эшли.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Клуб - 21
Барысы да тәртиптә
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.