Фәрит Мөхәммәтшин муниципаль дәрәҗәдәге депутатларны һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны төзекләндерүне күзәтчелеккә алырга чакырды
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин юбилей даталарын бәйрәм итү алдыннан шәһәр һәм район башлыкларына тарихи хәтерне саклауның мөһимлегенә тагын бер кат игътибар итү зарурлыгын әйтеп хат юллады.
"Тарихи әһәмиятле вакыйгаларны – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә вакыт аз калып бара. Аларны әзерләүгә барлык муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр һәм оешмалар, иҗтимагый берләшмәләр җәлеп ителгән. Быел исән калган ветераннарга, сугыш һәм хезмәт каһарманнары истәлеген мәңгеләштерүгә аерым игътибар бирелә”, - диелә мөрәҗәгатьтә.
Парламент башлыгы ил һәм республика тарихына бәйле һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны төзекләндерү мәсьәләләрен комплекслы хәл итәргә кирәклегенә игътибар юнәлтте. Сүз Бөек Ватан сугышы елларына, ТАССР төзелүгә бәйле вакыйгаларга кагылышлы мемориаль корылмаларны, Бөек Ватан сугышы геройлары һәм Татарстан үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр җирләнгән урыннарны төзекләндерүгә юнәлтелгән эшләр турында бара. Бу эшләр май бәйрәмнәренә тәмамланырга тиеш, дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.
Моннан тыш, ТР Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан муниципалитетларга республикада гамәлгә ашырыла торган «Ватан Геройлары» иҗтимагый проекты кысаларында һәлак булган яисә үлгән геройлар истәлеген мәңгеләштерү эшләрен тәмамлау буенча чаралар күрергә, шулай ук социаль-көнкүреш һәм башка мәсьәләләрне хәл итүдә ветераннарга ярдәм күрсәтү эшен дәвам итәргә тәкъдим ителгән карар кабул ителде.
Фәрит Мөхәммәтшин муниципаль совет депутатларын парламент инициативасын хупларга һәм бу эшне шәхси күзәтчелеккә алырга чакырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Кирегә
|