Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Валентина Матвиенко Дәүләт Советы депутатларын Россия парламентаризмы көне белән котлады

РФ Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм барлык депутатлар корпусына 27 нче апрельдә бәйрәм ителә тоган Россия парламентаризмы көне уңаеннан котлау телеграммасы юллады.

Телеграммада әйтелгәнчә, Россиянең күпмилләтле халкының үз ихтыярын белдерергә омтылуы дәүләт хакимиятенең фундаменталь институтларының берсе булган парламентны барлыкка китерде, ул илдә демократик традицияләрне саклап калуга, илнең тотрыклы социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертә.

«Бүген җәмгыятьтә закон чыгару (вәкиллекле) хакимиятенә хөрмәт арта бара, – диелә телеграммада. – РФ Федераль Җыены, Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары Россия парламентаризмын ныгытуга, гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итүче өзлексез һәм нәтиҗәле уртак эш алып бара».

Валентина Матвиенко Россия закон чыгаручыларының уртак тырышлыгы киләчәктә дә өстенлекле илкүләм мәсьәләләрне нәтиҗәле хәл итүгә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде. Ул Татарстан парламентарийларына Ватан хакына уңышлар һәм казанышлар теләде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Рәсми фотографияләр
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.