Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Республика волонтерлык үзәкләренең эше федераль дәрәҗәдә билгеләп үтелде

Республика волонтерлык үзәкләренең эше федераль дәрәҗәдә билгеләп үтелде

Бүген "Бердәм Россия” партиясе Генераль Советы Секретаре урынбасары Сергей Перминов һәм төбәк бүлекчәләре секретарьлары катнашында узган Бөтенроссия селектор киңәшмәсе кысаларында бердәмроссиялеләр коронавирус пандемиясе шартларында гражданнарга ярдәм итүнең яңа формалары турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Пандемиягә каршы көрәш барган бер ай эчендә волонтерлар дистәләгән мең россиялегә ярдәм итте, 288 меңнән артык кеше адреслы ярдәм алды. Бүген киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, партия әгъзалары коронавирус эпидемиясе аркасында авыр хәлдә калган кешеләргә өстәмә ярдәм оештыру өчен чыганаклар табу максатында партиянең финанс мөмкинлекләрен яңадан караганнар.

Илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да, партия волонтерлык үзәкләре ачты. Волонтерлар мохтаҗларга азык-төлек һәм дарулар, шулай ук мәктәп укучыларын дистанцион укытуны оештыру өчен техника тапшыралар. Республика волонтерлык үзәкләренең эше федераль дәрәҗәдә билгеләп үтелде.

Бүген киңәшмәдә коронавирус белән көрәштә алгы сафларда булган медикларны азык-төлек белән тәэмин итү тәкъдиме яңгырады.

Моннан тыш, "бердәмроссиялеләр" республикада булачак сайлау кампаниясенә әзерлек мәсьәләләре турында да сөйләштеләр. Фәрит Мөхәммәтшин, сайлауларны үткәрү срокларын шәрехләп, «Без Үзәк сайлау комиссиясе билгеләгән режимда эшлибез», - дип билгеләп үтте.

Республика парламенты башлыгы коллегаларының игътибарын бүгенге катлаулы вәзгыятьтә сайлаучылар белән элемтәне югалтмаска кирәклегенә юнәлтте.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте

 





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Сәяси фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклаудан фоторепортаж - Мәскәү, 2001 елның 21 июне
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.