Фәрит Мөхәммәтшин онлайн режимда ветераннарны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады
Фәрит Мөхәммәтшин онлайн режимда ветераннарны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады |
|
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин видеорежимда республикада яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән котлады.
Сез үтеп булмаслык киртәләр булмавын исбатладыгыз һәм хәзер дә исбатлап яшисез, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, Казаннан Әминә Әхмәдиева белән аралашканда, - Сез - үз халкын чын күңелдән яратучы кеше, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне кадерләп саклыйсыз. Без бергәләп ил тарихын яңадан язарга һәм аның Бөек Җиңүгә керткән өлешен үзгәртеп күрсәтергә тырышучыларга каршы торачакбыз".
Сугыш башлангач, Әминә Әхмәдиева Курск дугасына зенит взводына эләгә. Ике тапкыр яралана, 1944 елда өенә кайта. Кияүгә чыга, биш бала табып үстерә. Озак вакытлар, пенсиягә чыкканчы, Юдино тегү фабрикасында тегүче булып эшли.
Ветеран дүрт инфаркт һәм ике инсульт кичергән, шуңа да карамастан, ул рух күтәренкелеген саклый, үзендә яшәргә һәм алга таба барырга көч таба. Әминә Әхмәдиева - 16 оныкның әбисе, 33 оныкчыгы һәм аларның балалары бар. II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» һәм Жуков медальләре белән бүләкләнгән.
Фәрит Мөхәммәтшин Әминә Гаяз кызына нык сәламәтлек, озын гомер, балаларының һәм оныкларының шатлыкларын гына күреп яшәвен теләде.
Аннары ТР Дәүләт Советы Рәисе Әлмәттән Ниҗәд Шәңгәрәевкә шалтыратты. 1942 елда аны Кызыл Армия сафларына чакыралар. 1943 елның апреленнән ул Курск сугышында катнаша, Орел шәһәрен азат иткәндә каты яралана. 1944 елда кабат фронтка кайта, Польшаны азат итүдә катнаша, Германия территориясендә сугыша, Берлинны алуда катнаша.
1948 елда Ниҗәд Шәңгәрәев Ватанга кайта. Сугыштан соң югары белем ала, җитәкче урыннарда эшли. I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, "Германияне җиңгән өчен" һәм "Белоруссияне азат иткән өчен" медальләре белән бүләкләнгән.
Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, фронтта сугышкан һәм тылда хезмәт куйган татарстанлылар Җиңүне якынайту өчен мөмкин булганның барысын да эшләгәннәр. “Сугыш афәте аша узган ветераннарыбыз әйткән сүзләр безнең өчен бик кыйммәт”, - диде “Бердәм Россия”нең Татарстан бүлеге секретаре.
Ветераннарны котлаулар, шул исәптән видеоэлемтә буенча да, һичшиксез, иртәгә, Җиңү көнендә дә дәвам итәчәк.
Республика парламенты башлыгы ветераннар белән аралашканнан соң Татарстанда Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек барышын шәрехләде.
"Иртәгә зур, якты һәм, әлбәттә, барыбыз да көткән бәйрәм. Кызганычка каршы, ул башка, без ниятләмәгән форматта уза, коронавирус пандемиясе үз шартларын кертә. Шуңа да карамастан, "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге, Татарстанның дәүләт, муниципаль хакимият органнары, сугыш ветераннарына, Бөек Җиңү өчен башларын салган кешеләргә игътибарны киметмәү бурычын куйдылар. Бу көннәрдә без республиканың шәһәр, район һәм авылларында һәр ветеранга да барып җитәчәкбез», - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.
9 май алдыннан республика җитәкчеләре ветераннар белән шәхсән очраша. Фәрит Мөхәммәтшин шундый очрашуларның берсендә алган тәэсирләре белән уртаклашты.
"Мин аларның тормышка мөнәсәбәтенә, шундый зур кыенлыклар кичергән өлкән буынның тормыш сөючәнлегенә шаккатам. Бүген алардан нәрсәгә мохтаҗ булулары турында сорасаң, бу кешеләр тормыштан кәнәгать булуларын белдереп рәхмәт әйтә, күңел тынычлыгы һәм коронавирусның тизрәк бетүен тели һәм моңа һич тә шикләнми", - дип сөйләде парламент башлыгы.
Фәрит Мөхәммәтшин "Җиңү тәрәзәләре" акциясе кысаларында Казанда яшәүчеләрнең балконнарга һәм тәрәзәләргә флаглар, йорт фасадларына Георгий тасмалары элүләренә игътибар итте. Ә кичен бәйрәм салютыннан соң татарстанлылар тәрәзәләрендә "Җиңү фонарлары" кабыначак. "Безнең кешеләрнең бәйрәм кәефен бернинди пандемия дә төшерә алмаячак", - дип басым ясады ул.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Кирегә
|