Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Дәүләт Советы депутатлары Архангельск зиратында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алды

Дәүләт Советы депутатлары Архангельск зиратында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алды

Бүген иртән, Бөек Җиңү көнендә, Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, парламент депутатлары, Казан мэриясе һәм “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге вәкилләре, Дәүләт Советы аппараты хезмәткәрләре Архангельск зиратында Азат итүче солдат һәйкәленә, шулай ук сугыш вакытында Казан госпитальләрендә вафат булган чит ил кешеләре истәлегенә куелган хәтер ташына чәчәкләр салдылар.

Быел ел саен үткәрелә торган тантаналы чара уңайсыз эпидемиологик вәзгыятькә һәм коронавирус инфекциясен таратуга каршы чаралар күрү зарурлыгына бәйле рәвештә аерым режимда, хәрби оркестрсыз һәм парадтан башка узды. Коронавирус белән зарарлау куркынычына дучар итмәс өчен, мемориалга өлкән яшьтәге ветераннар да чакырылмаган иде.

Шуңа да карамастан, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы елында әлеге традицияне саклап, зур югалтулар һәм чиксез газаплар бәрабәренә Бөек Җиңүне якынайткан һәм безгә тыныч тормыш бүләк иткән кешеләр истәлегенә чара үткәрергә карар кылынды. Бәйрәмнең мәгънәсе дә, рухы да шунда – ул еллардагы вакыйгалар, Бөек Ватан геройлары турында тере хәтерне саклап калу һәм буыннан-буынга тапшыру.

Бөек Ватан сугышы чорыныда җирләнгән кешеләрнең каберләре Архангельск зиратының үзәк өлешендә урнашкан. Чәчәкләр салу Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары астында узды. Чарада Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Юрий Камалтынов һәм Марат Әхмәтов, парламент Секретаре Лилия Маврина, депутатлар Ольга Воронова һәм Елена Кузьмичева катнашты.

Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин , “Җиңү чәчәкләре” партия акциясенә кушылган ветеран Александра Ивановна Казакова исеменнән дә чәчәкләр салды.

Александр Ивановна беренче Украина фронтында дүртенче элемтә полкында сугышкан, өлкән күзәтче булган. Берлинга барып җиткән. Бүген инде аның зиратка килеп Билгесез солдат каберенә баш ияргә хәле дә юк. Әмма аның традицияләрне үзгәртәсе килмәгән. Фәрит Мөхәммәтшин ветеранның үтенечен үтәп аның ире Михаил Макарович Казаков истәлегенә чәчәкләр салды. Михаил Макарович шулай ук Украина фронтында сугышкан, старшина булып хезмәт иткән.

Бу көннәрдә бердәмроссиялеләр һәм Җиңү волонтерлары ветераннардан социаль челтәрләр аша кергән мондый үтенечләрне үтәргә тырышалар, чөнки өлкәннәребез агымдагы вәзгыять уңаеннан традицион массакүләм чараларда катнаша алмыйлар.

Бүген Фәрит Мөхәммәтшин хезмәттәшләре белән союздашлар ягында сугышкан һәм Казан госпитальләрендә яралардан вафат булган чит ил кешеләре истәлегенә дә чәчәкләр салды. Хәзерге вакытта аларның төгәл саны билгеле түгел, әмма тарихчылар фикеренчә, Европа дәүләтләренең фашистларга каршы көрәштә гомерләрен биргән берничә мең гражданы турында сүз бара.

Республика парламенты башлыгы бүген Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салу һәм "Совет солдатына" һәйкәл ачу тантанасында катнашты.

Архангельск зиратында булганнан соң, Фәрит Мөхәммәтшин А.М.Горький исемендәге паркта Билгесез солдат һәйкәленә юнәлде, анда ул Авторетроклуб-21 әгъзалары белән чәчәкләр салу тантанасында катнаша.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Гаилә фотоальбомы
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.