Фәрит Мөхәммәтшин «Зенит-Казан» волейбол клубын 20 еллыгы белән котлады
Татаррстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин «Зенит-Казан» волейбол клубын 20 еллыгы белән котлады. Парламент башлыгы клуб президенты Рәфкать Кантюковка котлау телеграммасы юллады.
«Профессиональ волейбол командасы баштан ук үз алдына зур бурычлар куйды һәм югары нәтиҗәләргә, матур җиңүләргә иреште. Сез Россия чемпионатында, Чемпионнар лигасында, клуб чемпионатында, Россия кубокларында һәм суперкубокларда җитди сынаулар уздыгыз һәм җиңүләр яуладыгыз», — диелә котлауда.
Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, барлык җиңүләр дә «ныклы дисциплина, авыр күнегүләр, фидакарьлек һәм җиңүгә ныклы ихтыяр көче бәрабәренә» яуланган. «Зенит-Казан» һәрвакыт үзен көчле, ихтыярлы, бердәм команда итеп күрсәтә, волейбол яратучыларны кызыклы һәм мавыктыргыч уен белән шатландыра, диде сәясәтче.
«Республика лаеклы рәвештә матур һәм мавыктыргыч уен, команда рухы һәм барлык уенчыларның фидакарьлеге белән горурлана», — дигән парламент җитәкчесе.
Фәрит Мөхәммәтшин волейболчыларга яңа матур җиңүләр, ә җанатарларга онытылмаслык уен эпизодлары теләде.
Профессиональ волейбол командасы Казанда 2000 елның 13 маенда Татарстан Эчке эшләр министрлыгы, шәһәр администрациясе һәм «Динамо» спорт җәмгыяте ярдәме белән оештырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Кирегә
|