Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Дәүләт Советының ТАССРның йөз еллыгына багышланган тантаналы утырышы 27 майда була

Дәүләт Советының ТАССРның йөз еллыгына багышланган тантаналы утырышы 27 майда була

Чәршәмбе көнне, 27 майда, иртәнге сәгать 10 да Дәүләт Советының тантаналы утырышы була. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Нәкъ менә шушы көнне йөз ел элек «Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы турында» Декрет имзаланган. Бу –яңа тарихи шартларда татар халкы дәүләтчелеген торгызуны башлап җибәргән һәм республика үсешенең башлангыч ноктасын чагылдырган документ. Бүген чираттагы унынчы утырышны уздыру датасы билгеләнде, ул 11 июньдә узачак.

Президиум утырышын ачып, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, хәзерге вакытта республикада яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш өчен барлык кирәкле чаралар күрелә, дип басым ясады. Татарстан Президенты һәм республика Хөкүмәте, Штаб көндәлек режимда СОVID-19 нәтиҗәләрен минимальләштерүгә юнәлдерелгән карарлар чыгара һәм гамәлләрне координацияли. “Бердәм Россия” партиясе эгидасы астында волонтерлар эшли, төрле көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә, дарулар китерүгә мохтаҗларга ярдәм күрсәтә. Тулаем алганда, вәзгыять акрынлап тотрыклылана һәм бу кайбер "йомшарткыч чаралар" кабул итәргә мөмкинлек бирде. Шул ук вакытта саклык чаралары саклана, чөнки гражданнарны яклау элеккечә дәүләт хакимияте органнары эшчәнлегендә өстенлекле булып кала.

Фәрит Мөхәммәтшин бюджетның "төшеп калган" керемнәре турында борчылуын белдерде. Беренче кварталда, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, консолидацияләнгән бюджетка керми калган керемнәр 25 млрд. сум тәшкил иткән. "Икенче квартал тагын да авыррак булырга мөмкин дип уйлыйм, - диде республика парламенты башлыгы, - шул ук вакытта барлык планлаштырылган программаларны гамәлгә ашыру төп бурыч булып кала".

Корнорнавирус эпидемиясе белән бәйле рәвештә парламентның эш планына да үзгәрешләр кертергә туры килә. "Яңа коронавирус инфекция безнең барлык планнарыбызга җитди төзәтмәләр кертте, бу ТАССРның бер гасырлык юбилеена әзерлек чаралары планын гамәлгә ашыруга да кагыла, - дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Дәүләт Советының чираттагы утырышлары даталарын билгеләү турындагы доклад белән чыгыш ясаганда, – әмма, безнең карашка, әһәмиятле юбилей датасын игътибарсыз калдыру дөрес булмас иде – нәкъ йөз ел элек, 1920 елның 27 маенда, Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты һәм Халык Комиссарлары Советы тарафыннан Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы оештыру турында Декрет имзаланган.

Тантаналы утырышта "Татарстан АССРның йөз еллыгы: тарих һәм заманчалык" дигән төп доклад белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясаячак. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, парламент фракцияләре җитәкчеләре чыгышларын тыңлау ниятләнә. Утырыш нәтиҗәләре буенча Татарстан министрлыклары һәм ведомстволарына, иҗтимагый һәм фәнни оешмаларга карата тәкъдимнәр белән киңәйтелгән Карар кабул ителәчәк. Моннан тыш, парламентарийлар республиканың район советларына Татарстан үсешенә зур өлеш керткән ветераннарны чакырырып тантаналы утырышлар үткәрергә тәкъдим итәчәк.

Бу вакыйганың зур сәяси-иҗтимагый әһәмитен искә алып, Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан тантаналы утырышны "Яңа гасыр" телеканалы һәм Болгар радиосы аша турыдан-туры трансляцияләү турында карар кабул ителде. Гадәттәгечә туры трансляция Дәүләт Советының рәсми сайтында да алып барылачак.

Лилия Маврина тантаналы утырышта барлык куркынычсызлык чаралары үтәләчәген белдерде. "12 майдан COVID-19 белән бәйле чикләүләрне этаплап гамәлдән чыгару башланды, шулай да әлегә тулысынча гамәлдән чыгару юк, - диде ул, - шуңа күрә утырыш көнендә биналарны дезинфекцияләү, индивидуаль саклану чаралары белән тәэмин итү буенча профилактик чаралар комплексы үткәрү планлаштырыла. Моннан тыш, утырышка чакырылучылар саны 75 кешегә кадәр кыскартылды (150 кеше урынына).

11 июньгә билгеләнгән Дәүләт Советының чираттагы, унынчы утырышына килгәндә, хезмәттәшләренә Лилия Маврина хәбәр иткәнчә, көн тәртибенә комитетлар тәкъдиме белән 16 мәсьәлә кертелгән.

Беренче укылышта Татарстан Президенты тарафыннан кертелгән 2019 елда республика бюджеты һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турындагы закон проектлары каралачак. Моннан тыш, беренче укылышка Татарстан Республикасы Бюджет кодексына һәм инвестиция эшчәнлеге турында республика законнарына үзгәрешләр кертелә торган закон проектлары, алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр (күпфатирлы йортларда урнашкан җәмәгать туклануы объектларында алкоголь продукциясен ваклап сатуга таләпләрне төгәлләштерү өлешендә), юл хәрәкәтен оештыру өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында, азык-төлек продуктларының сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча аерым чаралар турында (азык-төлек продуктларының, материалларның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары языла), Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында закон проектлары чыгарыла.

Өченче укылышта карауга җир асты байлыклары турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты әзерләнгән.

Унынчы утырыш кысаларында Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтлары торышы һәм үсеше турында доклад белән Иҗтимагый палата рәисе Зилә Вәлиева чыгыш ясаячак. Шулай ук Сәламәтлек саклау өлкәсендә федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы мәгълүматы да депутатлар игътибарына тәкъдим ителәчәк.

Лилия Маврина парламент комитетлары утырышлары уздырганнан соң унынчы утырышның көн тәртибе июнь башында киңәергә мөмкин, дип белдерде.

Президиум утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Тормыш баскычлары
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.