Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Дәүләт Советының тантаналы утырышы ачылды

Бүген иртәнге сәгать 9 да Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы турында» Декретка кул куюга 100 ел тулуга багышланган тантаналы утырышы ачылды. 1920 елның 27 маенда Россия һәм Татарстанның сәяси тарихында мөһим чорга әверелгән, яңа тарихи шартларда татар халкы дәүләтчелеген торгызуны башлап җибәргән һәм республика үсешенең башлангыч ноктасына әверелгән документ имзаланган.

Үзенең бер гасырлык юбилеена республика дүрт елдан артык әзерләнде, Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указлары белән оештыру комитетлары төзелде, эшкә иҗтимагый оешмалар, сәнәгать предприятиеләре, муниципаль хакимият органнары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары җәлеп ителде. Архивлар актуальләштерелде, тарихның билгесез битләре бастырылды, мемориаль такталар куелды, республика үсешенә зур өлеш керткән якташларыбыз җирләнгән урыннар тәртипкә китерелде. Парклар һәм скверлар булдырылды. Яңа социаль инфраструктура объектлары ачылды.

«Автономияле Татарстан Социалистик Совет республикасы турында» декретына кул куюның 100 еллыгына багышланган Дәүләт Советының тантаналы утырышы нәкъ менә тарихи юбилей көнендә ачыла. Парламентның республикабыз үсешенә керткән өлеше бик зур. Аның тарафыннан кабул ителгән законнар югары сәяси культуралы, икътисадлы һәм халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтүче регион буларак Татарстанны формалаштыруга, милләтара тынычлык һәм конфессияара татулык территорияләренә ярдәм итте.

Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советы Президиумының Декретка кул куюга 100 ел тулган көнне парламент утырышын уздыру тәкъдимен Татарстан Президенты хуплавын искәртте. Тантаналы утырыш үткәрү турында карар республиканың йөз еллыгын бәйрәм итү буенча оештыру комитеты тарафыннан хупланды.

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, тантаналы чарага "Республика Татарстан» һәм «Ватаным Татарстан» газеталарының махсус саннары чыгарылган, аларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм республиканың беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең республиканың 100 еллык юбилеена багышланган язмалары басылган.

"Татарстанлылар адресына Россия Федерациясе субъектлары җитәкчеләре һәм төбәк закон чыгару органнары җитәкчеләреннән күпсанлы котлаулар килде, - дип хәбәр итте коллегаларына Фәрит Мөхәммәтшин, утырышны ачып, - җылы котлаулар Россия Федерациясе Федераль Җыены палаталары рәисләре Валентина Матвиенко һәм Вячеслав Володиннан, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровтан килде". Татарстан җитәкчелеге исеменә чит дәүләтләр җитәкчеләреннән һәм рәсми затларыннан: Беларусь Президенты Александр Лукашенкодан, Казахстан Республикасы Парламенты Мәҗлесе Рәисе Нурлан Нигъмәтулиннан, күп кенә чит ил илчеләреннән котлаулар килү дәвам итә. Котлау телеграммаларын регионнарның закон чыгару җыелышлары җитәкчеләре җибәргән.

Бүген “Татарстан АССР башкаласы: тарих һәм заманчалык” дигән темага төп доклад белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясаячак. Моннан тыш, тантаналы утырыш кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, парламент фракцияләре вәкилләре чыгышларын тыңлау планлаштырыла. Утырыш нәтиҗәләре буенча Татарстан министрлыклары һәм ведомстволарына, иҗтимагый һәм фәнни оешмаларга карата тәкъдимнәр белән киңәйтелгән Карар кабул ителәчәк.

Тантаналы утырыш барлык куркынычсызлык чараларын үтәп уза. Утырышка чакырылучылар саны 75 кешегә кадәр кыскартылган (150 кеше урынына).

Тантаналы утырыш эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Хөкүмәт әгъзалары, РФ ФС Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов катнаша. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.

Юбилей датасы зур иҗтимагый резонанска ия булганга, Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан "Яңа гасыр" телеканалы һәм Болгар радиосынада тантаналы утырыштан турыдан-туры трансляцияләү бара. Гадәттәгечә туры трансляция Дәүләт Советының рәсми сайтында да алып барыла.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Клуб - 21
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.