Фәрит Мөхәммәтшин дистанцион тавыш бирүне оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты
Фәрит Мөхәммәтшин дистанцион тавыш бирүне оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты |
|
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дистанцион тавыш бирүне уздыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре партиянең Генераль советы президиумы утырышында сөйләде.
«Бердәм Россия» беренче булып федераль масштабта дистанцион тавыш бирү уздырды. Тавыш бирүгә башлангыч нәтиҗә ясауда партиянең Татарстан бүлеге тәҗрибәсе билгеләп үтелде.
«Татарстанда праймеризда без беренче тапкыр читтән торып тавыш бирү системасын кулландык. Ул нәтиҗәләрнең сакланышын, шулай ук тавыш бирүнең анонимлыгын һәм легитимлыгын тулысынча тәэмин итә. 16 майдан 30 майга кадәр бу платформада 22 меңнән артык сайлаучы 11 080 кандидат өчен тавыш бирде. Система секундына 19 тавыш эшкәртте. Сайлаучылар килү 98,4 процент тәшкил итте», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.
«Бердәм Россия» генераль советы секретаре Андрей Турчак сүзләренә караганда, «Бердәм Россия» нең беренчел тавыш бирүендә онлайн тавыш бирүчеләр саны 14 тапкыр арткан. «Бердәмроссиялеләр» Россия Үзәк сайлау комиссиясе белән дистанцион тавыш бирүне уздыру тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер, дип өстәде ул.
«Бердәм Россия» партиясе тәкъдимнәренең күбесе эш активлыгын нормальләштерү, мәшгульлекне, гражданнарның керемнәрен һәм икътисад үсешен торгызу буенча илкүләм планда чагылыш тапты», — диде Андрей Турчак.
Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Кирегә
|