Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан милли автономияләргә бүләкләр тапшырды

Фәрит Мөхәммәтшин ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан милли автономияләргә бүләкләр тапшырды

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләренә «ТАССР төзелүгә 100 ел» дип аталган истәлек билгеләре тапшырды. Әлеге бүләкләрне 25 кеше алды.

«ТАССР оешуга 100 ел тулу — безнең өчен тарихи дата. Республика үсешендә гаять күп кеше катнашты һәм бүген без ия булган нәрсәләрне эшчән, күпмилләтле халкыбыз эшләде. Сез һәммәгез эш урыныгызда, үз эшегез белән республика үсешенә өлеш керттегез», — диде ул Татарстан Халыклары дуслыгы йортына тантаналы чарага җыелган кешеләргә.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, ТАССРның 100 еллыгына багышлап республикада күп чаралар үткәрергә планлаштырылган булган, әмма Covid-19 пандемиясе үз төзәтмәләрен керткән. «Без кайбер чараларны җәйнең икенче яртысына кичектердек», — дип өстәде ул.

«Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесе республиканың бер гасырлык юбилеен бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты карары белән 2019 елның августында гамәлгә куелган. Ул Татарстанның дәүләт, социаль-икътисади, фәнни һәм мәдәни үсешенә зур өлеш керткән гражданнарга тапшырыла.

Татарстан Республикасы Халыклары ассамблеясе 240тан артык милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәне үз эченә ала. Бөтен республика буенча Ассамблеянең 19 вәкиллеге, 12 Халыклар дуслыгы йортлары һәм үзәкләре эшли.

"Татар-информ" МА язмасы буенча





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Люди и события
В парламенте Валентина Матвиенко провела встречу с депутатами Государственного Совета РТ и ознакомилась с парламентским центром. 13 февраля 2013 г.
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.