Казанда Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды
Казанда Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды |
|
Бүген, рус теле көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры янында бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салды. Аннары тантанага Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде. Һәйкәлгә шулай ук ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан рус милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе Ирина Александровская, республиканың иҗат әһелләре чәчәкләр салды.
Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм А.С. Пушкинның тууына 221 ел тулуга багышланган чаралар республиканың һәр муниципаль берәмлегендә уза. Әмма карантин чаралары сәбәпле быел аларның барысы да онлайн форматта оештырылачак.
Бәйрәм программасында 150 чара каралган: иҗади конкурслар, флешмоблар, лекцияләр, истәлекле урыннар буенча виртуаль сәяхәтләр, китап күргәзмәләре, А.С.Пушкин әсәрләре буенча онлайн уеннар, мастер-класслар. Алар музейлар, китапханәләр, мәгариф учреждениеләре аккаунтларында көн дәвамында рәсми сайтларда һәм социаль челтәрләрдә оештырылачак.
Татарстан язучылары берлеге тарафыннан флешмобка старт бирелде, анда илнең төрле шәһәрләреннән танылган шагыйрьләр һәм язучылар катнаша. Александр Пушкинның шигырьләре бу көнне төрле телләрдә яңгыраячак. Акциягә теләге булган һәркем кушыла ала. Моның өчен яраткан шигырьне укырга, видеога язарга һәм роликны #ДеньрожденияПушкин, #Деньрусогоязыка хештегы белән үз аккаунтларында бастырырга кирәк.
Моннан тыш, Татарстанда 1 июньдә алты көнлек онлайн «ПушкинФЕСТ» фестивале старт алды, аның кысаларында танылган галимнәрнең, төрле музейлар хезмәткшрләренең А.С.Пушкин тормышы һәм иҗаты турында видеолекцияләре, видеохикәяләре, танып белү викториналары, мастер-класслар һәм башкалар тәкъдим ителә.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Кирегә
|