Фәрит Мөхәммәтшин «Язылу бүләк ит» акциясендә катнашты
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең «Язылу бүләк ит» хәйрия акциясендә катнашты. Ул республика парламентының 10нчы утырышында депутатларны да бу чарада катнашырга чакырды.
«Дәүләт Советы холлында „Язылу бүләк ит“ акциясе бара, анда ел саен депутатлар катнаша. Шуның ярдәмендә ветераннар, балалар йортында тәрбияләнүчеләр, өлкән яшьтәге ялгыз кешеләр, инвалидлар милли телдәге газета-журналларны даими алып тора. Бу акциядә катнашуыгызны сорыйм. Моннан тыш, республика басмаларына „Татмедиа“ сайтында онлайн да язылып була», — диде парламент башлыгы.
Тәнәфес вакытында Фәрит Мөхәммәтшин Баулы районы Кырым-Сарай авылындагы картлар һәм инвалидлар интернатын «Республика Татарстан» һәм «Ватаным Татарстан» газеталарына, шулай ук «Сөембикә» журналына яздырды.
Бу акциядә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте чыгарган теләсә кайсы басмага яздырып, теләгән һәркем катнаша ала. Проектта берничә ел дәвамында Татарстанның күренекле дәүләт, җәмәгать һәм мәдәният әһелләре катнаша.
"Татар-информ" МА язмасы буенча
Кирегә
|