Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин республиканың волонтерлар хәрәкәте активы белән очрашты

Фәрит Мөхәммәтшин республиканың волонтерлар хәрәкәте активы белән очрашты

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин коронавирус пандемиясе чорында татарстанлыларга ярдәм итүче волонтерлар белән очрашты. Республика парламенты җитәкчесе актив гражданлык позициясе, кыюлыгы, яхшылыгы һәм җаваплылыгы өчен барысына да рәхмәт белдерде. Волонтерлар хәрәкәте республикада һәрвакыт яклау тапты, дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Хәзерге вакытта Татарстанның волонтерлык хәрәкәтенә 5,5 меңнән артык кеше җәлеп ителгән. Быелның март ахырыннан, коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә махсус шартлар гамәлдә булган чорда волонтерларга ярдәм сорап 14 меңнән артык мөрәҗәгать кергән. “Бердәм Россия” партиясе региональ бүлекчәсендә яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы торучы эш төркеме төзелдгән. Аның җитәкчесе итеп Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова билгеләнгән, call-үзәк ачылган.

Волонтерлык ярдәмен партия тарафдарларының региональ советы, «Бердәм Россия"нең "Яшь гвардиясе», Гомумроссия халык фронты, Гражданнар инициативасына ярдәм үзәге, «Кулланучылар хокукларын яклау» иҗтимагый оешмасы, волонтер-медиклар һәм башкалар беренчеләрдән булып күрсәтә башлаган. Волонтерлар үзәкләре муниципалитетларда да, партиянең җирле бүлекләре базасында да ачылган.

"Сез зур миссия, бик мөһим эш башкарасыз, ул коронавирус пандемиясе чорында аеруча кирәкле булып чыкты, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, волонтерларга мөрәҗәгать итеп, - сез авыр ситуациядә күп кешеләргә ярдәм иттегез, тиз арада аларның үтенечләрен үтәдегез. Сезгә күпләрнең рәхмәтле булуын беләм».

Светлана Захарова билгеләп үткәнчә, волонтерлык ярдәме өлкән яшьтәге гражданнарга һәм сәламәтлеге какшау кешеләргә азык-төлек һәм дару препаратлары китерү белән генә чикләнмәгән. Татарстанлылар цифрлы пропускларны рәсмиләштерүдә ярдәм сорап шалтыратканнар, балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары буенча киңәшләшкәннәр, мәшгульлек үзәгенә исәпкә басу, банкларда ипотека каникулларын рәсмиләштерү тәртибен һәм башкаларны белешкәннәр. Кайвакыт психологик ярдәм яки бары тик җылы сүзләр генә кирәк булган.

"Шушы өч ай дәвамында бергәләп эшләү чорында без бердәм команда булдык, - дип сөйләде ул, - мөрәҗәгатьләр төрле булды, бигрәк тә ташламалы дарулар китерү буенча сораулар күп булды. Әмма без Сәламәтлек саклау министрлыгы белән эшне җайга сала алдык, волонтерлар поликлиникаларга барып үзләре рецептлар алдылар, даруханәләрдән дарулар сатып алдылар һәм мохтаҗ пациентларга тапшырдылар".

Светлана Захарова COVID-19 белән көрәш фондына үз акчаларын күчергән, шулай ук медикларга саклык костюмнары, ИВЛ приборлары һәм компьютерлар тапшырган Россия Дәүләт Думасы һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатларына рәхмәт әйтте.

Коры статистика саннары артында - ярдәмгә мохтаҗ һәм волонтерлар бу ярдәмне күрсәткән конкрет кешеләр, язмышлар һәм гаиләләр. Уку өчен продуктлар, дарулар, гаджетлар, юридик киңәшләр белән...

Бүген волонтерлар үзләре әйтүенчә, яхшы эшләр кешеләрне берләштерә. "Беренче көннәрдән үк безгә студентлар, эшмәкәрләр, машина йөртүчеләр кушылды, алар үз шәхси автомобильләрендә азык-төлек һәм дарулар ташыйлар иде, - дип сөйләде Гомумроссия халык фронтының яшьләр канаты вәкиле Игорь Бутырский, - татарстанлылар битлекләр тектеләр, безне индивидуаль яклау чаралары белән тәэмин иттеләр".

Бүген эпидемия белән бәйле чикләү чаралары кими һәм мөрәҗәгатьләр саны азая баруга карамастан, волонтерлар ярдәме элеккечә үк кирәкле булып кала бирә. Алай гына да түгел, волонтерлык хәрәкәте дәрәҗәсе үзе беркадәр башкага әйләнгән. Әгәр элегрәк волонтерлык хәрәкәте дөнья масштабындагы мөһим вакыйгалар (Универсиада, футбол буенча дөнья чемпионаты, WorldSkills һ.б.) белән бәйле булса, хәзер ул социаль юнәлешле була бара. “2010 елда ук оештырылган волонтерлык хәрәкәтенең дәвам итәчәгенә ышанам”, - дип ассызыклады Светлана Захарова.

Татарстан Россиядә беренчеләрдән булып волонтерларга ярдәм итүне яшьләр турындагы республика канунының өстенлекле юнәлеше итеп билгеләде (2012 елдан башлап). Федераль канун нормалары кабул ителгәннән соң, әлеге өлкәдә республика хакимият органнары вәкаләтләре билгеләнде (2018 елда). Нәтиҗәдә Татарстанда көчле иреклеләр хәрәкәт формалашты.

Хөкүмәтнең волонтерларга һәм коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм итү, дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруда гражданлык җәмгыяте ролен көчәйтү бурычы Россия Конституциясенең 14 маддәсенә төзәтмәләрдә билгеләнгән. Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эш төркеме әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, бу безнең ил тарихында беренче тапкыр эшләнә.

Шул һәм башка төзәтмәләр өчен татарстанлыларга гомумроссия тавыш бирү барышында тавыш бирергә кирәк, ул 25 июньнән 1 июльгә кадәр узачак. Төп законга төзәтмәләр кертү Дәүләт Думасы депутатлары һәм төбәк закон чыгару җыелышлары, сенаторлар тарафыннан хупланган. Әмма алар гомумроссия тавыш бирүеннән соң гына үз көченә керәчәк.

Владимир Путин, Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Россия җәмгыятен демократияләштерүгә юнәлтелгән зур үзгәрешләр тәкъдим итте, үз вәкаләтләренең бер өлешен хакимият органнарына тапшырды. Россия халыкларының этномәдәни һәм тел күптөрлелеген саклау гарантияләре дә мөһим.

ТР Дәүләт Советы Рәисе бүген волонтерларга республика халкына әлеге тәкъдимнәрнең асылын аңлату эшләренә керешү үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Клуб - 21
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.