Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Дәүләт Советында икътисадны торгызу һәм халыкка ярдәм итү буенча гамәлләрнең илкүләм планын тормышка ашыруны законнар белән тәэмин итү турында фикер алыштылар

Дәүләт Советында икътисадны торгызу һәм халыкка ярдәм итү буенча гамәлләрнең илкүләм планын тормышка ашыруны законнар белән тәэмин итү турында фикер алыштылар

Бүген Дәүләт Советында Татарстаннан сайланган РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары белән киңәшмә узды. Аны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде. Парламентарийлар һәм профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре Россия Хөкүмәте тарафыннан әзерләнгән халыкны эш белән тәэмин итүне һәм халыкның керемнәрен торгызуны, шулай ук икътисадның үсешен тәэмин итә торган гамәлләрнең илкүләм планы проекты, Татарстанның аны гамәлгә ашыруда катнашуы турында фикер алыштылар. Чарада катнашучылар республика территориясендә федераль программаларның үтәлеше хакында да сөйләштеләр. Киңәшмә видеоконференция режимында узды.

Хәзерге вакытта әлеге план проекты хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә, шул исәптән бизнес һәм иҗтимагый оешмалар катнашында актив тикшерелә. Документны быелның 1 июленә кадәр расларга ниятлиләр. Планның төп максаты - икътисадны торгызу, тотрыклы үсеш траекториясенә чыгу һәм халыкның керемнәрен арттыру.

План 2021 ел ахырына кадәр чорга кабул ителә һәм икътисадны торгызуның өч этабын күздә тота. Беренче этапта (июль - сентябрь) халыкның керемнәрен алга таба киметүгә юл куймау, аеруча зыян күргән тармаклардагы вәзгыятьне тотрыклыландыруны тәэмин итү бурычы куела. Икенче этапта, 2021 елның октябреннән июненә кадәр, икътисадның торгызу һәм халыкның керемнәрен арттыруны тәэмин итәргә, санитар-эпидемиологик хәлнең катлаулануына юл куймаска кирәк. Өченче этапта, 2021 елның июленнән декабренә кадәр чорда, халыкның реаль керемнәрен тотрыклы үстерүне һәм актив икътисадый үсешне тәэмин итү бурычы тора.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә Гамәлләрнең илкүләм планын гамәлгә ашыру буенча чараларның Республика планы проекты эшләнә.

"Татарстан, Россия һәм тулаем дөнья кебек үк, коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, җитди икътисадый кризис белән очрашты, аның тирәнлеген әлегә бәяләү бик кыен. Соңгы биш айда гына да республика бюджетына ниятләнгән керемнәрдән 32,2 млрд. сум чамасы акча кермәде, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин киңәшмәне ачып, - кайбер тармаклар буенча, бигрәк тә көнкүреш хезмәтләре, туризм, авиа- һәм автоташулар, сәнәгать өлкәләрендә эшләр бөтенләй туктап калды".

Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, ил Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча Россия Хөкүмәте тарафыннан, барыннан да элек, халыкка, гражданнарга, вакытлыча эшсез калган гражданнарга, балалы гаиләләргә социаль ярдәмгә юнәлтелгән кризиска каршы чаралар пакетлары оператив рәвештә кабул ителде һәм гамәлгә ашырыла. Зыян күргән бизнеска, шул исәптән кече һәм урта, система барлыкка китерүче предприятиеләргә салым, кредит һәм аренда каникуллары, хезмәт хакы түләүгә процентсыз займнар бирелгән, тикшерүләргә мораторий һәм башка чаралар кертелгән.

Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренә караганда, быелның башыннан икътисадның зыян күргән тармакларына ярдәмгә җитди ресурслар юнәлтелгән. Татарстанда федераль ярдәм чаралары нәтиҗәсендә 46 меңнән артык оешма һәм шәхси эшмәкәрләр өчен салым түләү сроклары озайтылган. 37 меңнән артык кеше кичектергесез ихтыяҗларга субсидияләр алуга гариза биргән, аларга 1,3 млрд. сум түләнгән. Банклар 25,2 млрд. сумлык 2 меңнән артык кредитка реструктуризация уздырган, 1,8 меңнән артык ташламалы кредит бирелгән.

Халык хуҗалыгы комплексын тизрәк "яңадан эшләтеп җибәрү" максатыннан Хөкүмәт тарафыннан халыкның мәшгульлеген һәм керемнәрен торгызуны, икътисадны үстерүне һәм озак вакытка исәпләнгән структур үзгәрешләрне тәэмин итүче гамәлләрнең якынча финанслау күләме 5 трлн. сум булган гомуммилли планы әзерләнде, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, - без бу чараларны эшләүдә бик актив катнаштык, кайбер мөһим инициативалар "Бердәм Россия" партиясе һәм Дәүләт Советының профильле комитетлары тәкъдимнәре буенча план проектына керде.

Илкүләм планда закон чыгару инициативаларының тулы бер комплексы каралган. Барлыгы алар 161, шул исәптән федераль законнар буенча - 105, Хөкүмәт актлары буенча - 36. Федераль законнарның үзгәрешләре эчке ихтыяҗны стимуллаштыруга, эшлекле климатны яхшыртуга, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын һәм үз-үзләрен эшләүчеләрне яклауга, халыкның мәшгульлегенә ярдәм итү программасын киңәйтүгә, төзелеш процедураларын тизләтүгә, цифрлы технологияләр кертүгә, салым җайга салуы процедураларын гадиләштерүгә һ.б. юнәлтелгән.

Фәрит Мөхәммәтшин хезмәттәшләрен иҗтимагый план чараларын гамәлгә ашыруга актив кушылырга чакырды. “Без барлык инициативаларны күзәтеп барабыз”, - дип ышандырды ФС Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов.

Парламент башлыгы фикеренчә, килеп туган вәзгыятьтә республика территориясендә федераль программаларны гамәлгә ашыру да мөһим юнәлеш булып тора. «Татарстан бюджетына кертелгән һәр сум бүген аеруча кыйммәтле, һәр тиен исәпкә алынган», - дип басым ясады ул.

Фәрит Мөхәммәтшин алда торган әһәмиятле вакыйгаларга да тукталды. Аерым алганда, 24 июньдә Казанда Җиңү парады, 25 июньдә, ТАССРны рәсми рәвештә игълан итү көнендә, вице-премьер Марат Хөснуллин рәислегендә Федераль Оештыру комитеты утырышы узачак, республика районнарында һәм шәһәрләрендә ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган җирле советлар сессияләре уза.

Татарстанлыларга гомумроссия тавыш бирүендә Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча үз фикерләрен белдерергә кирәк булачак. Моннан тыш, республика Татарстан Президентын һәм муниципаль депутатларны сайлаулар буенча сайлау кампаниясенә керде. Парламент җитәкчесе аңлату эшләрен көчәйтергә һәм бу чараларда актив катнашырга чакырды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Клуб - 21
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.