Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин Җиңү Парадында катнашачак Авторетроклуб -21 әгъзалары белән очрашты

Фәрит Мөхәммәтшин Җиңү Парадында катнашачак Авторетроклуб -21 әгъзалары белән очрашты

Бүген Дәүләт Советы Рәисе, Авторетроклуб -21 президенты Фәрит Мөхәммәтшин клуб әгъзалары белән очрашты. Ул Җиңү Парадында катнашуга әзерлек барышы турында фикер алышты һәм тантаналы чарада катнашачак раритет автомобильләр кортежын карады.

Очрашу Биектауда «Ретромобиль» клубы базасында узды, аның хуҗасы - Александр Гнедин - Авторетроклубның иң өлкән әгъзасы, Татарстанда тарихи автомобильләрнең иң зур коллекциясе иясе. Клубның ангарларында ул зур булмаган фикердәшләр төркеме белән илледән артык раритет җыйган. Шул ук вакытта 35 машина - "йөрештә", кайчандыр "конвейердан төшкән" хәлгә җиткереп торгызылган.

Фәрит Мөхәммәтшин, ретроколоннаны карагач, журналистлар белән аралашу барышында, тәкъдим ителгән техника аңа чиксез тәэсир итте, дип белдерде. Ул Александр Гнединны машина реставрациясенә бөтен җанын сала торган легендар кеше дип атады. Бу машиналар буенча дөнья һәм ватан автомобиль төзелеше тарихын белергә мөмкин.

Авторетроклуб-21 президенты клуб әгъзаларына - тарихи техника хуҗаларына тарихка сакчыл мөнәсәбәт һәм раритетларны саклауга зур өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде. Хәрби техника ярдәмендә, фронтта һәм тылда Җиңү яуланды, ә сугыштан соңгы елларда чын мәгънәсендә "тезләнгән" халык хуҗалыгы торгызылды.

"Алар бүген дә безнең кешеләрнең 75 ел элек тә нәрсәгә сәләтле булуын күрсәтә. Шундый иске, тузган машиналарга икенче тормыш бирү өчен күпме хезмәт, көч, мәхәббәт һәм акча кертергә кирәк, - дип ассызыклады парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, пандемиягә карамастан, Казанда Җиңү парады, илнең башка шәһәрләрендәге кебек үк, барлык саклану чараларын күреп, уздырылачак.

"Без клуб әгъзаларының "алтын куллары" белән торгызылган легендар автомобильләрнең Парадта катнашуын теләдек. Бу техника инде реликвия һәм тарихи истәлек булуга карамастан һаман да сафта һәм ул Парад тамашачыларын шатландыра алыр дип ышанам", - диде ул.

Очрашуда катнашкан Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, иске автомобильләрне сөючеләр муниципалитетның иҗтимагый тормышында актив катнашалар, дип билгеләп үтте.

Авторетроклуб -21 рәисе Айдар Ибәтуллин хәбәр иткәнчә, 24 июньдә Казанда Җиңү парадында якынча 20-22 ретроавтомобиль катнашачак. Санитария кагыйдәләре буенча аларның саны катгый чикләнгән. 20 июньдә клуб әгъзалары йөреш репетициясендә катнашачак.

Кортеж составында Александр Гнедин коллекциясеннән сугышка кадәрге һәм сугыш чорындагы 10 автомобиль узачак: уникаль пикап «ГАЗ-4» (1934 елгы), «ГАЗ-55» (санитар), «ГАЗ-ААА» (1939 елгы), «ГАЗ-АА» («полуторка»), «ГАЗ-67», бронялы автомобиль «БА-20» (1937 елгы), «ЗИС-5» һәм «ГАЗ-М415» (1940 елгы) һәм башкалар.

Авторетроклуб - 21 2006 елның 19 июлендә Фәрит Мөхәммәтшин инициативасы белән оештырыла. Бүген Казанда тарихи техника парадыннан башка Җиңү көнен яки раритет автомобильләр колоннасыннан башка Республика көнен күз алдына да китереп булмый. Ел саен клуб әгъзалары тарафыннан авторетрофестваль оештырыла, аның тарихы шулай ук республика җитәкчелегенең, шәхсән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм Дәүләт Советы Рәисенең, Авторетроклуб-21 президенты Фәрит Мөхәммәтшинның актив ярдәме белән бәйле.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Люди и события
“Без булдырабыз!” 31 августа 2006 г.
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.