Фәрит Мөхәммәтшин ТАССР Министрлар Советы Рәисләре җирләнгән урыннарга чәчәкләр салды
Фәрит Мөхәммәтшин ТАССР Министрлар Советы Рәисләре җирләнгән урыннарга чәчәкләр салды |
|
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин Казанның Яңа Татар һәм Арча зиратларында Татарстан АССР Халык Комиссарлары Советы рәисләре һәм Татарстан АССР Министрлар Советы рәисләре җирләнгән урыннарга чәчәкләр салдылар. Чара ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узды.
Яңа Татар зиратында ТАССР Министрлар Советы Рәисе (1966-1982), КПССның Татарстан өлкә комитеты (1982-1989) Беренче секретаре Гомәр Усманов каберенә чәчәкләр салынды.
Арча зиратында Татарстан АССР Халык Комиссарлары Советы Рәисе (1943-1950), Татарстан АССР Министрлар Советы Рәисе (1957-1960) Сәид Шәрәфиев, Татарстан АССР Министрлар Советы Рәисе (1950-1957) Миргарифан Азизов, Татарстан АССР Министрлар Советы Рәисе (1982-1985) Илдус Садыйков һәм Татарстан АССР Министрлар Советы Рәисе (1989-1991), Татарстан Республикасы Премьер-министры (1991-1995) Мөхәммәт Сабиров истәлекләрен хөрмәтләделәр.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Казанның Архангельск зиратына 1930-1937 елларда Татарстан АССРның Халык Комиссарлары советын җитәкләгән, репрессияләнгән һәм 1956 елда, үлгәннән соң реабилитацияләнгән Кыям Абрамов һәм 1937-1938 елларда Татарстан АССРның Халык Комиссарлары Советы Рәисе булган, репрессияләнгән һәм 1956 елда да үлгәннән соң реабилитацияләнгән Әхмәтсафа Дәүләтьяров монументларына чәчәкләр салу өчен килде.
Чәчәкләр салуга Татарстан АССР Халык Комиссарлары Советы рәисләренең һәм Татарстан АССР Министрлар Советы рәисләренең туганнары чакырылган иде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Кирегә
|