Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин судьялар бергәлеген республика Конституция суды оешуның 20 еллыгы белән котлады

Фәрит Мөхәммәтшин судьялар бергәлеген республика Конституция суды оешуның 20 еллыгы белән котлады
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Конституция суды төзелүгә 20 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Конституция суды судьялары һәм аппарат хезмәткәрләре белән очрашты.

Конституция судын оештыру өчен алшартлар 1992 елда ук республика Конституциясе тарафыннан салынган булып, анда конституцион контроль органы турында хокукый нормалар бар иде. 1992 елның 22 декабрендә «Татарстан Республикасы Конституция суды турында» закон кабул ителде, ул вәкаләтләрне, оештыру тәртибен һәм конституция органы эшчәнлеген билгели. Закон бары тик 2000 елның июнендә, Дәүләт Советы Татарстан Конституция судының беренче составын сайлаганнан соң гына гамәлгә ашырылды. Аңа эксперт эше тәҗрибәсе булган танылган юристлар, теоретиклар һәм хокук белеме практиклары керде.

"Татарстан хакына егерме ел дәвамында армый-талмый гадел хөкемне яклау өчен хезмәт итү Татарстан Республикасы Конституция судының барлыгын раслый", - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, чарада катнашучыларны сәламләп.

Бүген Конституция суды - закон чыгару һәм башкарма хакимият органнарының норматив хокукый актларының республика Конституциясе нигезләмәләренә туры килүен контролендә тоту вәкаләтләре бирелгән бердәнбер хакимият органы. Ул Татарстанның Төп документының мәгънәсен ачыкларга һәм рәсми аңлатма бирергә, гражданнарның конституцион хокуклары һәм ирекләре үтәлешен контрольдә тотарга хокуклы.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, еш кына республика гражданнары Конституция судына соңгы инстанция буларак, дәүләт яки муниципаль хакимият органнары кабул иткән документның Татарстан Конституциясе туры килү-килмәвен аңлату үтенече белән мөрәҗәгать итә.

"Конституция суды закон чыгару инициативасы хокукына ия, - дип искәртте Дәүләт Советы Рәисе, - һәм бу инструмент сезнең тарафтан еш кулланыла. Конституция суды закон чыгару инициативасы белән Конституция буенча гына түгел, бәлки башка республика законнары буенча да чыга. Конституция суды Рәисе Фәрхәт Хөснетдинов парламентның барлык утырышларында катнаша, кабул ителә торган документларның хокукый яктан дөреслеген, аларның Татарстан Конституциясенә һәм федераль законнарга туры килүен тикшереп тора».

«Бүгенге түгәрәк дата - республика устав суды судьялары һәм хезмәткәрләре өчен генә түгел, бәлки, ничек кенә булмасын, конституцион гадел хөкем эшчәнлегенә катнашы булган һәркем өчен дә бәйрәм», - диде Конституция суды Рәисе Фәрхәт Хөснетдинов һәм республика җитәкчелегенә һәрьяклап ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Конституция суды оешуның егерме еллыгы белән Россия Федерациясе Конституция суды Рәисе Валерий Зорькин да котлаган. «Татарстан Республикасы Конституция суды хаклы рәвештә Россия Федерациясе субъектлары конституциячел контроленең иң нәтиҗәле органнарының берсе дип аталырга мөмкин, - диелә телеграммада, - Татарстан Конституция суды төзелгәннән бирле Россия Федерациясендә конституция юстициясе институтларының хезмәттәшлек системасында актив катнашучы булып тора». Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта Россиядә РФ субъектларының 15 конституцион (устав) суды гамәлдә.

Фәрит Мөхәммәтшин чарада катнашучыларга уңышлар, килешеп эшләүне дәвам итүләрен һәм нык сәламәтлек теләде. Бүген Фәрит Мөхәммәтшин Конституция судының алдынгы хезмәткәрләренә бүләкләр дә тапшырды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Клуб - 21
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.