Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Бердәмроссиялеләр Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына кандидат итеп күрсәтте

Бердәмроссиялеләр Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына кандидат итеп күрсәтте

«Бердәм Россия» Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына кандидат итеп күрсәтте. Мондый карар бүген партиянең төбәк бүлегенең 32 нче Конференциясендә кабул ителде. Партия конференциясе, асылда, праймериз булды. Карарга ике кандидатура тәкъдим ителде - гамәлдәге Президент, Югары Совет бюросы әгъзасы Рөстәм Миңнеханов һәм республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин. Делегатларның күпчелеге Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын хуплады.

"Рөстәм Нургалиевич - республиканың танылган абруйлы лидеры, Татарстанны 10 ел дәвамында уңышлы җитәкли. Моңа кадәр үзен Хөкүмәт рәисе вазыйфасында нәтиҗәле эшен күрсәтте, - дип басым ясады Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, Рөстәм Миңнехановның Татарстан Президенты вазыйфасына кандидатурасын тәкъдим итеп, - Татарстанның икътисадый казанышлары, аның инициативасы һәм җитәкчелеге астында зур программалар һәм проектларның тормышка ашырылуы моңа дәлил булып тора. Татарстан икътисадына сизелерлек инвестиция акчалары җәлеп ителде. Республика халыкара аренада таныла башлады. Зур чаралар - 2013 елгы Бөтендөнья Универсиадасы, Конфедерацияләр кубогы уеннары - 2017, футбол буенча дөнья чемпионаты - 2018, WorldSkills - 2019 һәм башка бик күп чаралар уңышлы үткәрелде. Моны Татарстан командасының, Президент командасының оешкан эшен лаеклы тану һәм үрнәк дип саныйм».

Республика Президенты вазыйфасына кандидат буларак Рөстәм Миңнехановны беренчеләрдән булып Россия Президенты Владимир Путин хуплады. Бу вазыйфага Рөстәм Миңнехановны тәкъдим итү үтенече белән күп кенә иҗтимагый оешмалар вәкилләре мөрәҗәгать итте, шул исәптән 19 июньдә мондый карар "Татарстан - Яңа Гасыр" иҗтимагый хәрәкәтенең 8 съезды делегатлары тарафыннан бертавыштан кабул ителде.

Партиянең региональ Сәяси советы президиумы Партиянең Югары Советы Бюросы әгъзасы Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына кандидат итеп тәкъдим итәргә карар кабул итте. Праймеризның альтернативлыгын тәэмин итеп, Президиум шулай ук ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин кандидатурасын алдан тавыш бирүдә катнашу өчен кертте.

«Татарстан илнең иң алга киткән төбәкләренең берсенә әверелде, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында, - нәкъ биш ел элек мин партия эчендә алдан тавыш бирүдә чыгыш ясадым, партия сайлауларга барган программа «Татарстан - мөмкинлекләр территориясе» дип аталган иде. Бу елларда хакимият органнары партия активы белән бергә күп нәрсәләр эшләде. Программаның төп нигезләмәләре үтәлде".

Татарстан Президенты искә төшергәнчә, хәзер заманча үсешне чагылдыра торган яңа программалар эшли. "Безнең барлык уңышларыбыз нигезендә зур иҗади хезмәт ята. Соңгы 10 елда Татарстан тулай төбәк продуктының 28,7%ка, сәнәгать җитештерүенең күләме 38,2%ка артты, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Татарстан күп күрсәткечләр буенча алда бара, әмма икътисадый казанышлар - үзмаксат түгел. Бу безнең төп бурычыбыз - гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуны хәл итү коралы гына булып тора".

Линар Сафин да үзенең программасын тәкъдим итеп чыгыш ясады. "Бервакыт, Универсиадага әзерләнгәндә, ни өчен Казанда барысы да яхшы килеп чыга дигән сорауга мин шулай җавап бирдем - без Татарстанда балаларыбызның һәм оныкларыбызның яшәвен телибез. Һәм бу безнең уңыш формуласы, - диде ул, - бер генә төбәктә дә безнең республикадагы кебек хакимиятнең барлык тармакларының һәм дәрәҗәләренең үзара хезмәттәшлеген күрмәдем".

Фәрит Мөхәммәтшин, яшерен тавыш бирүгә нәтиҗә ясап, Рөстәм Миңнехановның күпчелек тавыш белән “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына кандидат итеп күрсәтелүен әйтте.

Бүген конференция кысаларында республика бердәмроссиялеләре сайлау кампаниясенең барышы турында фикер алыштылар. “13 сентябрьдә узачак Бердәм тавыш бирү көненә әзерлек - безнең партия өчен төп вакыйга, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, - бу көнне безгә Татарстан Республикасы Президентын гына түгел, муниципаль хакимият органнарының 7 723 депутатын сайларга туры киләчәк. Моннан тыш, Дәүләт Думасы депутаты һәм Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.

Муниципаль һәм өстәмә сайлаулар буенча праймериз процедурасы төгәлләнде. Республика парламенты башлыгы билгеләп үткәнчә, җирле үзидарә органнарын сайлауларда һәм өстәмә сайлауларда кандидатларны алга таба күрсәтү өчен алдан тавыш бирү коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә электрон рәвештә үткәрелде. "Моның өчен без федераль платформаны да, Татарстан бүлеге тарафыннан махсус эшләнгән дистанцион алдан тавыш бирү системасын да кулландык, - дип сөйләде ул, - кызганычка каршы, хәзерге вәзгыятьтә сайлаучылар белән шәхси очрашулар мөмкинлеге юк. Әмма, шуның белән бергә, төрле онлайн-форматларны - социаль челтәрләрне, Инстаграмм-трансляцияләрне куллану һәм сынау мөмкинлеге бирә".

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүнчә, праймеризда 11 меңнән артык кандидат катнашкан. Барлык 45 җирле бүлекне тәкъдим итүче 35 меңгә якын кеше сайлап алучылар сыйфатында катнашкан. Дистанцион алдан тавыш бирүнең электрон системасында 95 353 бюллетень формалаштырылган.

Төбәк бүлеге Секретаре ассызыклаганча, бүгенге көндә "Бердәм Россия" илдә үз кандидатларын хакимият органнарына алдан тавыш бирү ярдәме белән билгели торган бердәнбер сәяси көч булып кала.

"Үзеңне күрсәтү, үз позицияңне белдерү мөмкинлеге безнең сафларга яңа кешеләрне җәлеп итә, - дип билгеләде Фәрит Мөхәммәтшин, - праймериз барышында, марттан июньгә кадәр, партиягә 200дән артык яңа әгъза керде. Димәк, Татарстанда партия тере, актив организм буларак үсә һәм үсә бара. Безнең төбәк бүлеге - илдә сан буенча иң зурысы".

Хәзерге вакытта җирле бүлекчәләрдә муниципаль хакимиятнең вәкиллекле органнарына партиядән кандидатлар күрсәтү буенча конференцияләр уза. Сайлау кампаниясенә әзерлек бара.

"Безнең бурыч элеккечә кала - муниципалитетларда киң вәкиллекне формалаштырыру һәм шул ук вакытта үзләренең партия-сәяси спектрдагы өстенлекләрен кабат исбатлап тору, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, партиядәшләренә мөрәҗәгать итеп, - бу безгә муниципалитетларның киләчәктәге үсеше, муниципаль Стратегия-2030, республиканың Рөстәм Миңнеханов тарафыннан билгеләнгән программаларын һәм илкүләм проектларны тормышка ашыру өчен кирәк".

25 июньдә башланган һәм 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләрне хуплау мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирүләре турында сөйләгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин бу мөһим сәяси вакыйга, дип ассызыклады. "Дәүләтнең төп законында тавыш бирү йомгаклары буенча гаилә һәм хезмәтне яклауга, тарихи мирасны саклауга, этномәдәни һәм тел төрлелеген саклауга, иҗтимагый инициативаларга ярдәм итүгә кагылышлы төп кыйммәтләр беркетелергә мөмкин, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, - без үз күзәтүчеләребезне барлык сайлау участокларына җибәрдек. Аларның бурычы - процессның легитимлыгын һәм үтә күренмәлелеген тәэмин итү. Сез килешерсез дип уйлыйм - барысы да гомумхалык тавыш бирүе ачыктан-ачык һәм гадел рәвештә закон кысаларында узуын тели".

Конференциядә шулай ук республика Президентын сайлауларда “Кешеләр һәм туган Татарстан турында кайгыртып” партия программасы кабул ителде.

Бердәм россиялеләр конференциясенең икенче этабын бу елның көзендә уздырырга ниятлиләр. Анда сайлау кампаниясенә йомгак ясалачак.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Рәсми фотографияләр
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.